Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Мәктәп хатирәләрен яңартып

Аксубай лицеенда 1954-1959 елларда мәктәпне тәмамлаучы укучыларның очрашуы булып үтте. Шулай булып чыккан инде, шул елларда туган элеккеге укучылар берләшеп, тагын бер матур гадәткә - ел саен август аенда очрашу үткәрүгә башлангыч салганнар. Быелгысы исә сигезенче иде. Очрашуга егермегә якын кеше килгән иде. Алар арасында - биология фәннәре докторы Луиза...

Аксубай лицеенда 1954-1959 елларда мәктәпне тәмамлаучы укучыларның очрашуы булып үтте.



Шулай булып чыккан инде, шул елларда туган элеккеге укучылар берләшеп, тагын бер матур гадәткә - ел саен август аенда очрашу үткәрүгә башлангыч салганнар. Быелгысы исә сигезенче иде. Очрашуга егермегә якын кеше килгән иде. Алар арасында - биология фәннәре докторы Луиза Горина (Знаменщикова), танылган фотога төшерүче Владимир Зотов, медицина фәннәре докторы Луиза Фазлыева (Гилязеева), техник фәннәр кандидаты Юрий Рождественский бар иде. "Егетләр" (алар бер-берсенә шулай дип дәшәләр) очрашуга Чиләбедән, Казаннан, Мәскәүдән һәм хәтта Германиядән дә кайткан иделәр.


-Бу очрашудан соң без бер еллык дәрт, энергия алабыз, - дип уртаклашты фикерләре белән Луиза Горина. -Безнең мәктәпнең һавасы да башкача бит.
-Аксубай лицееның үзенчәлеге шунда - һәр җәйдә монда сигез-унар чыгарылыш сыйныфлары очраша, - дип билгеләп үтте район мәгариф бүлеге җитәкчесе Әминә Вәлиуллина. Буыннан-буынга күчәргә тиешле гореф-гадәтләр бар бит. Яшәү энергиягез, очрашып аралашырга теләгегез ташып торганга, бер-берегезгә ярдәм итәргә әзер булуларына шатланып туя алмыйм.


Педагоглар - Елисей Мурзич Тимирясов, Елизавета Ильинична Дмитриева, Николай Андреевич Янилкин, Люция Павловна Дмитриева белән очрашу мизгелләре аеруча да дулкынландыргыч булды. Элеккеге укучылар үзләренең укытучыларына карата ихтирам, хөрмәт күрсәттеләр, чөнки хәзер аларга сиксән-туксан яшь бит.


Үткән елдагы очрашудан соң лицейда нинди үзгәрешләр булуы белән дә кызыксындылар кунаклар. Алар мәктәп директоры Вячеслав Миронкинга белем бирү процессындагы инновацион технологияләр, бердәм дәүләт имтиханы турында сораулар яудырдылар. Тикшерү биремнәренең һәм классик язучыларның әсәрләре буенча инша язу кертүнең уңай һәм тискәре яклары хакында тулы бәхәс барды.


Очрашуга кайткан кунаклар лицей укучыларының барысы да ГИА һәм БДИ тапшырулары, техник һәм гуманитар фәннәрне бертигез сайлауларына шатландылар.


-Уңай яклары күренеп тора, әгәр бала яхшы укыган һәм шөгыльләнгән икән, димәк, югары баллар җыячак. Тагын бер плюс - чыгарылыш имтиханнары белән бергә уку йортына керү имтиханнары да тәмамлана, - дип аңлатты мәктәп директоры. -Сүз уңаенда, әлеге прцедураны ахырынача аңлау өчен, сез үзегез дә, җәмәгать күзәтүчеләре буларак, БДИ да катнаша аласыз.


Һәр "укучы" такта янына чыгып, мәктәпнең аның тормышында нинди роль уйнавы һәм үткән еллардан нинди тәҗрибә туплавы турында сөйләде.
Алтмыш елдан соң сабакташлары Ираида Краснованың табылуы һәм аның Йошкар-Олада инженерга укуы, БАМ төзелешендә катнашуы һәркем өчен зур куаныч булды.


Искә алу чарасы кысаларында кунаклар район турында фильм карадылар, бер елда Аксубайда нинди үзгәрешләр булуына анализ ясадылар. Очрашуга килүчеләр алдында район ветераннар советы рәисе урынбасары Евгений Копанев, ветеран-педагог Геннадий Горбатов чыгыш ясады. Мәктәпне тәмамлаучылар үзләре күркәм гореф-гадәткә башлангыч салучы сыйныфташлары Геннадий Гендин турында фильм, алдагы еллардагы очрашулар турында слайд-шоу әзерләгән иделәр. Фотога төшерүче Владимир Зотов элеккеге Аксубай төшерелгән фотолардан альбом ясаган (әлеге альбомдагы фоторәсемнәрне без иң якын вакытта үзебезнең aksubayevo.ru сайтында бастырачакбыз). Сүз уңаенда, кунакларга үзләренең истәлекләре белән безнең басманың "Аксубай һәм Аксубай районы тарихы" бүлегендә бастыру тәкъдиме ясалды.


Мәктәпне тәмамлаучылар Аксубай буйлап экскурсия оештырдылар, Мәдәният йортында булдылар, сугышта һәлак булган һәм җиңү белән кайткан якташларыбыз хөрмәтенә куелган һәйкәл итәгенә чәчәкләр куйдылар, үзәк мәйдан һәм фонтан белән хозурландылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев