Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Мәеттә – аерым билгеләр

Аксубай районында табылган мәет эшенә кагылышлы яңалык ачыкланды. Эксперт-криминалистлар Кече Сөлчә елгасыннан табылган мәеттә үзенчәлекле билгеләр таптылар. Аның табан асларында татировкалар бар. Уң табанында "Они споткнулись", ә сулында "Порог закона" сурәте төшерелгән. Бу ир-атның элегрәк җаваплылыкка тартылган булуы турында сөйли. Гадәттә мондый рәсемнәр һәм татуларны төрмәдә утырган кешеләр ясата. Исегезгә...

Аксубай районында табылган мәет эшенә кагылышлы яңалык ачыкланды.



Эксперт-криминалистлар Кече Сөлчә елгасыннан табылган мәеттә үзенчәлекле билгеләр таптылар.


Аның табан асларында татировкалар бар. Уң табанында "Они споткнулись", ә сулында "Порог закона" сурәте төшерелгән. Бу ир-атның элегрәк җаваплылыкка тартылган булуы турында сөйли. Гадәттә мондый рәсемнәр һәм татуларны төрмәдә утырган кешеләр ясата.


Исегезгә төшерәбез, мәет 8 нче июнь көнне Түбән Баланда авылы янындагы Кече Сөлчә елгасыннан табылды. Ул ярдан бер метр яраклыктагы камышлар арасында иде. Эксперт-криминалистлар ир-атның алты ай элек үлгәнлеген, аның тәне таркала башлавын һәм кем булуын ачыклау мөмкин түгеллеген хәбәр иттеләр. Ирнең буе 160-165 см, яше 40-60 тирәсендә булырга тиеш. Чәчләре кара, кыска итеп киселгән. "Dobigivo" дип язылган озын җиңле кара толстовка кигән, кара төстәге болонье чалбардан, шнурлы кара пороллон ботинкалардан.


Әлеге кеше турында ни дә булса белсәгез, 02, 89297218945 телефоннары аша шалтыратып хәбәр итүегезне сорыйбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев