Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Мәдәният йорты, китапханә һәм ФАП

Иске Ильдеряктә клуб, китапханә, музей һәм фельдшерлык пунктын үз канаты астына алган күп функцияле үзәк ачылды. Тантана уңаеннан авылга дәрәҗәле кунаклар - мәдәният министры урынбасары Гүзәл Нигмәтуллина, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Шамил Яһудин, Чуаш милли-мәдәни автономия рәисе Константин Яковлев килде. Иске Ильдеряктә күп функцияле үзәк Аксубай районы өчен «Авыл клублары»...

Иске Ильдеряктә клуб, китапханә, музей һәм фельдшерлык пунктын үз канаты астына алган күп функцияле үзәк ачылды.


Тантана уңаеннан авылга дәрәҗәле кунаклар - мәдәният министры урынбасары Гүзәл Нигмәтуллина, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Шамил Яһудин, Чуаш милли-мәдәни автономия рәисе Константин Яковлев килде.
Иске Ильдеряктә күп функцияле үзәк Аксубай районы өчен «Авыл клублары» республика президенты программасы кысаларында төзелгән дүртенче объект. Төгәл бер ел элек - 2014 елның 25 августында Карасу авылында күп функцияле үзәк ачылды, ә 2013 елның августында - Урмандеевода, 2012 елның октябрендә Емелькинода күп функцияле үзәкләр сафка басты.
-Быел районда тагын егермегә якын объект ачылачак, соңгы биш елда районда йөзләрчә объект төзелде һәм файдалануга тапшырылды. Шунысы игътибарга лаек, аларның күпчелеге подрядчылар тарафыннан гына төзелми, әлеге эштә шулай ук халык та катнаша, менә шуның өчен бу объектлар район, республика тарафыннан халык өчен төзелә, - дип билгеләп үтте Камил Гилманов.


Мәдәният министры урынбасары Гүзәл Нигмәтуллина искеильдеряклыларга күп функцияле үзәк ачылу һәм Республика көне уңаеннан Татарстан Республикасы Президенты исеменнән ихлас котлау сүзләре җиткерде.
-Татарстанда «Авыл клублары» программасы эшләп килгән дүрт ел эчендә 180 объект сафка баскан, - дип билгеләп үтте Гүзәл Азат кызы. - Быел клуб төзелешен сайлауның Иске Ильдеряк авылына туры килүенә сөенәм. Күп милләтле Татарстанда, халык саны буенча чуашларның өченче урында торуына карамастан, нәкъ менә чуашлар мәдәниятта да, гуманитария һәм мәгариф өлкәсендә дә иң активлар. Яңа мәдәният учагы ачылу белән чын күңелемнән монда яңа Петр Хузангайларның, яңа Иван Яковлевларның дөньяга килүен телим.
Татарстан Президенты исеменнән ул авыл мәдәният учагына музыкаль һәм башка кирәкле җиһазлар сатып алуга йөз мең сумлык сертификат тапшырды.


Искеильдеряклыларны әлеге шатлыклы вакыйга белән Шамил Яһудин да котлады, ул авыл клубына ноутбук бүләк итте. Константин Яковлев та тантанага бүләк һәм котлаулар алып килгән. Ул клубка - «Чуаш костюмы» китабын, китапханәгә ун мең сумга чуаш әдәбияты бүләк итте, ә киләчәктә клубка чуаш телендә элмә такта ясарга һәм милли ир-ат һәм хатын-кыз киемнәре бүләк итәргә вәгъдә итте.
-Үзебезнең чуаш милләтеннән булуыбыз белән без горурланырга тиеш. Мәдәниятыбызны үстерик, туган телебезне һәм йолаларыбызны онытмыйк. Без татарлар, руслар белән үзебезнең күп милләтле республикабызда бәхетле гомер кичерәбез.- дип әйтте Константин Геннадьевич.

Искеильдеряклыларны генерал-майор, Үзәк хәрби округ инспекторы Анатолий Молоствов ихластан котлап, үсеп килүче буынның сәламәт, актив, физик яктан бай булуын теләде. Әлеге күп функцияле үзәк яшьләргә тәрбия бирү үзәге дә булып торсын иде, дип өстәде.
Халык, кунаклар күп функцияле үзәкне кыска вакыт эчендә сафка бастырган «Максад» ҖЧҖ төзүчеләренә рәхмәтле. Тантанада подрядчы Илгизәр Хәмидуллинга Рәхмәт хаты тапшырылды.
Күп функцияле үзәк мөдире Татьяна Зайцевага символик ачкыч тапшыру бәйрәмнең дулкынландыргыч мизгеле булды. Ул мәдәният сарае ачылу уңаеннан үзенең шатлык-сөенечләрен яшермәде:
-Шундый искиткеч мәдәният учагы өчен республикага да, районга да рәхмәт,- диде ул.


Зур, иркен, уңайлы клуб үз ишекләрен киң итеп ачты. Ачылган көнне фойеда җирле осталарның эшләреннән күргәзмә оештырылган иде. Педагогик хезмәт ветераны Лидия Горбунова теләүчеләргә экскурсия үткәрде.
Китапханәче Людмила Глазкова китапханәдә чуаш язучылары һәм якташ шагыйрьләр экспозициясен төзегән, ә киштәләрдәге китаплар укучыларны көтә. Сүз уңаеннан, узган елда авыл китапханәсендә аларның саны сигез йөздән арткан.
Мәдәният йорты сәхнәсендә беренче тапкыр концерт куелды, биредә алма төшәрлек тә урын юк иде. Өстәвенә бөтен районнан үзешчән артистлар җыелды.
-Минем кызым бии, оныгым бәйрәмнәрдә шигырь сөйли. Безнең клуб мөдире Татьяна бик актив. Мәктәп укучыларын да, яшьләрне дә, өлкәннәрне дә чараларга җәлеп итә белә. Яңа клубта да, фельдшер-акушерлык пунктында да уңайлы, җылы булыр дип ышанабыз,- дип фикерләре белән бүлеште авыл кешесе Людмила Жаркова.
Иске Ильдеряк халкы бигрәк тә фельдшерлык пункты өчен шатланып туя алмый. Монда медицина хезмәткәре кабинеты, процедуралар бүлмәсе урнашкан.
-Мин биш ел фельдшер булып эшлим, уңайлы шартларда эшләвемә бик канәгать,- дип сөйли авыл фельдшеры Вадим Карпов.
Авыл кешеләре билгеләп үткәнчә, авыл фельдшеры үз эшенең чын остасы. Ә яңа ФАП сафка басу белән яшь белгечкә авылда эшләве күпкә җиңел булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев