Яңалыклар
Ксенонга каршы ау игълан ителде
Татарстанда төп яктырткыч фараларга законсыз рәвештә газ белән заряд алган ут чыганаклары (ксенон лампалары) урнаштырылган транспорт чараларында йөрү ешайды.
"Кустарь ксенон" кулланганда машина йөртүчеләр һәм җәяүлеләрнең күзләре чагыла һәм шул рәвешле юл-транспорт һаләкәте килеп чыга. Шуның өчен татарстан ЮХИДИсы 5 нән 14 нче мартка кадәр яктылык җиһазларына законсыз рәвештә газ...
Татарстанда төп яктырткыч фараларга законсыз рәвештә газ белән заряд алган ут чыганаклары (ксенон лампалары) урнаштырылган транспорт чараларында йөрү ешайды.
"Кустарь ксенон" кулланганда машина йөртүчеләр һәм җәяүлеләрнең күзләре чагыла һәм шул рәвешле юл-транспорт һаләкәте килеп чыга. Шуның өчен татарстан ЮХИДИсы 5 нән 14 нче мартка кадәр яктылык җиһазларына законсыз рәвештә газ белән заряд алган ут чыганаклары урнаштырган намуссыз шоферларны ачыклау өчен профилактик чара игълан итте.
"Ксенон лампа"ларын канунсыз урнаштыру КоАПның 12.4 маддәсенең 1 нче өлеше нигезендә физик затларга - өч мең сум күләмендә, урындагы затларга - 15 меңнән 20 мең сумга кадәр, юридик затларга 400 меңнән 500 мең сум күләмендә административ штраф салуны күздә тота. Ә 12.5 маддәсенең 3 нче өлеше нигезендә шул ук кагыйдәне бозган өчен транспорт чарасына идарә итү таныклыгыннан 6 айдан алып 1 елга кадәр мәхрүм итү каралган. Ике очракта да күрсәтелгән җиһазлар һәм җайланмалар конфискацияләнә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев