Аксубай яңалыклары

Аксубай районы "Авыл таңнары" газетасы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Күпкатлы йортлар төзекләндерелә

Быел Аксубайдагы күпкатлы йортларны ремонтлауга 6 миллион сумнан артык акча тотылачак. Торак йортларны капиталь ремонтлау программасы Аксубай районында 2008 елда "ТКХны үзгәртеп коруга ярдәм итү фонды турында"гы Федераль канун кысаларында башланды. Программа эшләгән дәвердә 2015 елга кадәр 30 йортка ремонт ясалды, моңа өстәп быел тагын 6 йортка капиталь ремонт ясалачак....

Быел Аксубайдагы күпкатлы йортларны ремонтлауга 6 миллион сумнан артык акча тотылачак.


Торак йортларны капиталь ремонтлау программасы Аксубай районында 2008 елда "ТКХны үзгәртеп коруга ярдәм итү фонды турында"гы Федераль канун кысаларында башланды. Программа эшләгән дәвердә 2015 елга кадәр 30 йортка ремонт ясалды, моңа өстәп быел тагын 6 йортка капиталь ремонт ясалачак. Район үзәгендә барлыгы 109 күпкатлы торак йорт исәпләнә. Аларның иң искесе Еллиев урамында урнашкан 6нчы йорт (1970 елда төзелгән), аңа 2012 елда ремонт ясалган.

Быел капиталь ремонт программасына күпкатлы 6 йорт кергән. Җиңү урамындагы 2нче йортның һәм Октябрь урамындагы 6нчы йортның түбәсе алмаштырылачак, Октябрь урамындагы 31нче һәм 33нче йортларның тышкы ягын җылыту һәм сайдинг белән тышлау күздә тотыла, Ленин урамында урнашкан 18нче йортның салкын су белән тәэмин итү, субүлгеч һәм электр белән тәэмин итү системасын ремонтлау, СХТ территориясендәге 9нчы йортның субүлгеч, электр белән тәэмин итү системасын алмаштыру күздә тотыла.

- 2013 елда Татарстанда Баш инвестиция-төзелеш идарәсе базасында ТКХны үзгәртеп коруның төбәк фонды оештырылды, һәр муниципаль районда казна исәп-хисаплары ачылды, аларга федераль, республика һәм муниципаль ресурслар туплана. Шулай ук халыктан 2010 елдан бирле капиталь ремонт өчен түләнгән акча да. Капиталь ремонтлауның яңа программасы 30 елга исәпләнелгән һәм ул барлык торак хуҗаларының да ай саен капиталь ремонтка акча күчерүләрен күздә тота, - дип аңлатты башкарма комитет җитәкчесе Анатолий Горбунов. - Әмма бу тупланган акча ел саен төгәл бер өй өчен тотыла дигән сүз түгел - алар җыелып бара һәм капиталь ремонт аеруча кирәк булган йортка сарыф ителә һәм бу шулай дәвам итә. Әйтик, кайбер күпкатлы йортларның түбәсе өч ел элек ремонтланган, ә су белән тәэмин итү системасын быел алмаштырачаклар.

- Идарә итү комапниясендә безгә "ремонт" дип язылган графада җыелган акчаларның кайда тупланганын аңлаттылар һәм безнең аңа карата дәгъвабыз юк, киресенчә, 20 ел элек төзелгән йортыбызга ремонт ясадылар, түбәсен, электр чыбыкларын алмаштырдылар, диварларын җылыттылар, - дип сөйли пенсионерка Зоя Николаевна. - Хәзер өйдә җылы, моңа кадәр түбәдән су ага, салкын иде.

Башкарма комитет җитәкчесе билгеләп үткәнчә, капиталь ремонтның республика программасы 2043 елга кадәр эшләнгән. Капиталь ремонтның төбәк программасына йортларның барлык техник параметрлары - нигезеннән алып түбәсенә кадәр кергән. Программа йортларның таушалганлык дәрәҗәсен дә, йортка таләп ителгән ремонт төрен дә үзе билгели.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев