Компенсация алу өчен
Аксубай районында ата-аналардан балалар бакчасына өстәмә компенсация алуга гаризалар теркәү һәм белешмәләр җыюның чираттагы этабы башлана. Бу яңалык һәр гаилә әгъзасы аена уртача 20 мең сум күләмендә керем алган гражданнарга кагыла. - "Буратино", "Салават күпере", "Ләйсән", "Кояшкай" кебек эре балалар бакчаларында белгечләр документлар һәм гаризаларны урыннарда кабул итәчәк, - дип...
Аксубай районында ата-аналардан балалар бакчасына өстәмә компенсация алуга гаризалар теркәү һәм белешмәләр җыюның чираттагы этабы башлана.
Бу яңалык һәр гаилә әгъзасы аена уртача 20 мең сум күләмендә керем алган гражданнарга кагыла.
- "Буратино", "Салават күпере", "Ләйсән", "Кояшкай" кебек эре балалар бакчаларында белгечләр документлар һәм гаризаларны урыннарда кабул итәчәк, - дип аңлатты Республика үзәгенең 4 нче матди ярдәм күрсәтү бүлеге җитәкчесе Татьяна Кандалина.
Район үзәгенең башка һәм авыл балалар бакчаларына йөрүче балаларның ата-аналары компенсация исәпләү өчен ай дәвамында, гариза һәм документларның гамәли вакыты чыкканга кадәр, турыдан-туры бүлекчәгә мөрәҗәгать итәргә тиешләр. Гаризаларның гамәли һәм яңадан теркәү вакыты балалар бакчаларында ата-аналарга таратыла торган шәхси мәгълүмат битләрендә күрсәтелә.
Гариза бирүченең үзе белән өстәмә компенсация алу хокукын раслау өчен йорт хуҗалыгы составы, керемнәр турында белешмә һәм паспорты булуы зарур.
-Беренче тапкыр баласын бакчага җибәргән ата- аналарга компенсация алу өчен раслаучы документлар белән шәхсән үзләренә килергә кирәк, - дип билгеләп үтте Татьяна Валентиновна.
4 нче бүлекнең адресы: Аксубай бистәсе, Мазилин урамы, 2 нче йорт (керү юлы - тулай торак ягыннан).
Сорауларыгыз булса, түбәндәге телефоннарга шалтыратыгыз: 2-92-75, 2-92-76 (һәр чәршәмбе 13.00 дан 17.00 сәгатькәчә гаризалар кабул ителми).
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев