Керемнәрне декларацияләргә кирәк
Аксубай районының салым хезмәте салым декларациясен 30 апрельгә кадәр тапшырырга кирәклеген искә төшерә. Торак йортны, яисә башка милекне куллануга биреп торган, күчемсез яисә күчемле милекне сатудан кергән, башкарылган эшләрдән (хезмәт күрсәтелүдән) алган, лотерея откан, яисә салым тотылмаган башка керемнәр алган гражданнар, шул исәптән эшмәкәрләр, нотариуслар һәм адвокатлар 30 апрельгә кадәр...
Аксубай районының салым хезмәте салым декларациясен 30 апрельгә кадәр тапшырырга кирәклеген искә төшерә.
Торак йортны, яисә башка милекне куллануга биреп торган, күчемсез яисә күчемле милекне сатудан кергән, башкарылган эшләрдән (хезмәт күрсәтелүдән) алган, лотерея откан, яисә салым тотылмаган башка керемнәр алган гражданнар, шул исәптән эшмәкәрләр, нотариуслар һәм адвокатлар 30 апрельгә кадәр шәхсән үзләре хисап тотарга тиеш булалар. Хисап бирүче гражданнар исемлеге авыл җирлекләренең башкарма комитетларында саклана. Шулай ук Аксубай бистәсе, Ленин урамы, 8 йорт адресы буенча урнашкан салым инспекциясенә дә мөрәҗәгать итәргә була. Салым декларациясен вакытында тапшырмаган очракта РФ СК ның 119 нчы маддәсе нигезендә административ җаваплылыкка тарту каралган, - дип ассызыклады баш дәүләт салым инспекторы Денис Миронкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев