Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Иртәнге сәгать унга Аксубай районында барлык сайлаучыларның 52 проценты тавыш бирде

Искә төшерәбез, Аксубай районында 49 сайлау участогы, 22991 сайлаучы исәпләнә, быел сайлаучылар исемлегенә беренче тапкыр кертелгән 394 гражданин тәүге тапкыр тавыш бирә. Районда алты сайлау участогында электрон тавыш бирү алып барыла, һәр участокта сәламәтлеге буенча тавыш бирү урынына килә алмаган гражданнарга өйдә сайлау өчен күчмә төркемнәр оештырылган. Аксубай районының 572...

Искә төшерәбез, Аксубай районында 49 сайлау участогы, 22991 сайлаучы исәпләнә, быел сайлаучылар исемлегенә беренче тапкыр кертелгән 394 гражданин тәүге тапкыр тавыш бирә.

Районда алты сайлау участогында электрон тавыш бирү алып барыла, һәр участокта сәламәтлеге буенча тавыш бирү урынына килә алмаган гражданнарга өйдә сайлау өчен күчмә төркемнәр оештырылган.

Аксубай районының 572 нче сайлау участогында иртәнге сәгать тугызга сайлаучыларның 60 проценты тавыш бирде.

Монда 945 сайлаучы теркәлгән, Камил Гилманов та шулар исәбендә. Сайлау участогына ул тормыш юлдашы Асия ханым һәм студент кызлары - Илүзә һәм Гелүзә белән килде.

-Татарстанның, районның, балаларымның киләчәге, гомумән, киләчәк өчен тавыш бирәм. Планнарның алга таба да тормышка ашуы, иминлек өчен. Районның социаль-икътитсадый үсеше өчен башкарган эшләребез - ул безнең хезмәтебезнең бер өлеше генә. Алда бик күп проектлар һәм планнарны тормышка ашырасы бар - калган мәктәпләрдә, балалар бакчаларында, социаль учреждениеләрдә дә капталь ремонт үткәрергә, авылларга юллар салырга, су белән тәэмин итү программасын тормышка ашыруны дәвам итәргә. Яшьләр туган авылларында калсын өчен, алга таба да авылларны үстерү, төзекләндерү өстендә эшләргә. Ветераннар, пенсионерлар турында онытмаска, халык өчен тырышырга кирәк. Район җитәкчесе буларак минем дә, шулай ук депутатлар корпусының да, бурычы бер - халык өчен эшләү. Бүген район төзелә - социаль, спорт объектлары, ветераннар өчен өйләр торгызыла, яңа эш урыннары булдырыла. Районның һәр кешесе үз тавышын бирер дип ышанам - без үз карашларыбызда да, хезмәттә дә бердәм.

Сайлау участокларына халык гаиләләре, балалары белән килә.

Ирле-хатынлы Ирина һәм Александр Крайновлар республиканың, районның, балаларының киләчәге өчен таваыш бирергә килгәннәр. Татарстанда гаиләләргә һәм балаларга ярдәм күрсәтүгә юнәлдерелгән социаль программалар өчен тавыш биреп, аларның киләчәге өчен тыныч күңел белән яшәргә була.

-Республикада тынычлык һәм тотрыклылык өчен тавыш бирдем,- дип уртаклашты кулланучылар кооперациясе ветераны Гөлфия Гыйниятуллина.

-Сайлаучыларның зур агымы күзәтелә. Иртәнге сәгать тугызга безнең участокта сайлаучыларның 60 проценты тавыш бирде, - дип сөйли бер сайлау участогы комиссиясе рәисе Ирина Малюкова. - Халык агыла, өстәлләр янында чиратлар да хасил була хәтта.

Искәртәбез, сайлауларның гаделлеген сәяси партияләр һәм сайлау берләшмәләре, шул исәптән КПРФ, «Бердәм Россия» партиясе вәкилләре күзәтә. Ә участокларда хокук тәртибен Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре тәэмин итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев