“Хосусыйчы“ операциясе
7 нән 25 сентябрьгә кадәр районда "Хосусыйчы" профилактика операциясе үтә. Ул үзйөрешле машиналардан барлык законлы таләпләрне үтәп файдалануны күзәтүне оештыру максатында үткәрелә. Ахыр чиктә ул тракторлар, үзйөрешле башка машиналар катнашында юл-транспорт вакыйгалары һәм бәхетсезлек очраклары санын киметергә тиеш. Операция барышында шәхси хуҗаларның һәм юридик затларның үзйөрешле машиналары һәм тагылмаларының техник...
7 нән 25 сентябрьгә кадәр районда "Хосусыйчы" профилактика операциясе үтә.
Ул үзйөрешле машиналардан барлык законлы таләпләрне үтәп файдалануны күзәтүне оештыру максатында үткәрелә. Ахыр чиктә ул тракторлар, үзйөрешле башка машиналар катнашында юл-транспорт вакыйгалары һәм бәхетсезлек очраклары санын киметергә тиеш. Операция барышында шәхси хуҗаларның һәм юридик затларның үзйөрешле машиналары һәм тагылмаларының техник торышы, файдалануга рөхсәт кәгазьләре, теркәү документлары һәм билгеләре тикшереләчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев