Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Хезмәт итү – һәрвакыт абруйлы

Ватанга хезмәт итү элек-электән ир-егетнең изге бурычы булып саналган. Бүгенге көндә Аксубай районыннан 118 егет Кораллы Көчләр сафларында хезмәт итә. Көзге чакырылышта гына да бездән 57 егет Ватан иминлеге сагына басты. Алар нигездә Мәскәү, Чита, Мурманск, Ростов өлкәләрендәге хәрби частьларда хезмәт итәләр. Язгы чакырылышта исә 60 ка якын Аксубай егете...

Ватанга хезмәт итү элек-электән ир-егетнең изге бурычы булып саналган.

Бүгенге көндә Аксубай районыннан 118 егет Кораллы Көчләр сафларында хезмәт итә. Көзге чакырылышта гына да бездән 57 егет Ватан иминлеге сагына басты. Алар нигездә Мәскәү, Чита, Мурманск, Ростов өлкәләрендәге хәрби частьларда хезмәт итәләр. Язгы чакырылышта исә 60 ка якын Аксубай егете Россиянең Кораллы Көчләре сафын тулыландырачак.
- Армия - ул тормыш мәктәбе, аны 18 яше тулган һәр ир-егет узарга тиеш. Бары тик армия хезмәте генә солдатлар арасындагы туганлык, үзара ярдәм кебек чын кыйммәтләрне аңларга һәм бәяләргә, бер үк вакытта мөстәкыйльлек тәрбияләп, авыр тормыш хәленнән чыгу юлын табарга өйрәтә, - дип саный район башлыгы Камил Гилманов.
Бүген армиядә хезмәт итү һәр яшь кешенең гражданлык бурычы гына түгел, киләчәкне билгеләүдә дә аның роле зур.
Без район җитәкчеләренең кайда хезмәт итүләре, нинди дәрәҗәгә кадәр күтәрелүләре белән кызыксындык.
Камил Гилманов, район башлыгы.
Хәрби дәрәҗәсе: өлкән сержант.
Хезмәт иткән еллары: 1974-1976.
Гаскәр төре: артеллерия.
Хабаровск, 64612 нче хәрби часть.
Юныс Хәмидуллин, район башлыгы урынбасары.
Хәрби дәрәҗәсе: өлкән сержант.
Хезмәт иткән еллары: 1970-1972.
Гаскәр төре: инженерлар гаскәрләре.
Германия.
Анатолий Горбунов, башкарма комитет җитәкчесе.
Хәрби дәрәҗәсе: сержант.
Хезмәт иткән еллары: 1977-1979.
Гаскәр төре: ракета гаскәрләре, элемтәче.
Казахстан, Байконур.
Сергей Александров, башкарма комитет җитәкчесе урынбасары.
Хәрби дәрәҗәсе: өлкән сержант.
Хезмәт иткән еллары: 1984-1986.
Гаскәр төре: эчке гаскәрләр.

Леонид Жуков, шәһәр тибындагы Аксубай бистәсе җитәкчесе.
Хәрби дәрәҗәсе: сержант.
Хезмәт иткән еллары: 1977-1979.
Гаскәр төре: эчке гаскәрләр.
Тольятти шәһәре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев