Газ хезмәткәрләре ярдәм итте
Район халкы һәм якташлар редакциягә килеп яисә телефоннан шалтыратып үзләрен борчыган мәсьәләләр турында хәбәр итәләр. Мондый мөрәҗәгать көннән-көн күбәя генә бара, аеруча да гәзитнең aksubayevo.ru электрон версиясендә һәм социаль челтәрләр төркемнәрендә. Күптән түгел "ВКонтакте" социаль челтәрендә район гәзите төркеменә Түбән Кама шәһәрендә яшәүче якташыбыз Татьяна Авдонина үзенең кече ватаны -...
Район халкы һәм якташлар редакциягә килеп яисә телефоннан шалтыратып үзләрен борчыган мәсьәләләр турында хәбәр итәләр.
Мондый мөрәҗәгать көннән-көн күбәя генә бара, аеруча да гәзитнең aksubayevo.ru электрон версиясендә һәм социаль челтәрләр төркемнәрендә.
Күптән түгел "ВКонтакте" социаль челтәрендә район гәзите төркеменә Түбән Кама шәһәрендә яшәүче якташыбыз Татьяна Авдонина үзенең кече ватаны - Рус Кармәте авылында килеп туган хәл турында борчылып язды.
- "Восход"та Михаил Тимофеев һәм Нина Авдонина йортлары арасында көз көннәрендә үк инде мөгезле эре терлек көтүе газ торбасы терәкләрен селкетеп сафтан чыгарган иде. Хәзер ул эленеп кенә тора - берәр бәла килеп тумагае, - дип яза ханым.
Без мөрәҗәгатьне горгазга юлладык. Ике көн үткәннән соң газ хезмәте хезмәткәрләре мәсьәләне хәл итүләре турында хәбәр иттеләр.
- Җитешсезлек өстәмә терәк баганасы кую белән хәл ителде, - дип белдерде СДВГО остасы Александр Мартынов. Ул моны сүзләр белән генә түгел, ә фотолар белән дә дәлилләде.
"ВКонтакте" социаль челтәрендә безнең район гәзите төркеменә язылыгыз (төркемдә язылучылар саны 4700дән артык), без шулай ук "Facebook", "Twitter" һәм "Одноклассники"да да бар. aksubayevo.ru сайтындагы яңалыклардан хәбәрдар булыгыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев