Аксубай яңалыклары

Аксубай районы "Авыл таңнары" газетасы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Эсседән сакланудан ун киңәш

Роспотребнадзор аномаль эссе һава торышы күзәтелүен билгеләп үтә. - Һава температурасы, ачык урыннардагы кебек шулай ук бина эчендә дә кешеләр, беренче чиратта өлкәннәр һәм балаларның сәламәтлегенә тискәре йогынты ясарга мөмкин. Бу хроник авыруларның көчәюенә, кайбер очракларда эссе сугу нәтиҗәсендә сәламәтлекнең кискен начараюына китерә ала, - дип аңлата җитәкче белгеч-эксперт Андрей...

Роспотребнадзор аномаль эссе һава торышы күзәтелүен билгеләп үтә.

- Һава температурасы, ачык урыннардагы кебек шулай ук бина эчендә дә кешеләр, беренче чиратта өлкәннәр һәм балаларның сәламәтлегенә тискәре йогынты ясарга мөмкин. Бу хроник авыруларның көчәюенә, кайбер очракларда эссе сугу нәтиҗәсендә сәламәтлекнең кискен начараюына китерә ала, - дип аңлата җитәкче белгеч-эксперт Андрей Тимирясов. - Күңелсез нәтиҗәләрдән котылу өчен берничә гади, әмма нәтиҗәле профилактик чараларны үтәү зарур.
1. Урамда йөрүне чикләргә, физик йөкләнешне минимумга кадәр киметергә.
2. Бинада даими булырга туры килгәндә, аны җилләтүне тәэмин итәргә.
3. Урамга чыкканда ак төстәге табигый тукымадан тегелгән җиңел өс киеме кияргә, шулай ук баш киеменә дә игътибар бирү зарур.
4. Эссе һавада энергиягә таләп кими, шуңа бәйле җәй көне организмга аз калорияле ризыклар кирәк. Елның эссе чорында майлы ризыклардан баш тартырга, ит куллануны киметергә.
5. Организмның сусызлануын профилактикалау максатларында сыеклыкны күбрәк куллану киңәш ителә: чәй, минераль сулар, аз майлылыктагы сөт һәм әчегән сөт эчемлекләре, киптерелгән җиләк-җимеш компотлары. Газлы эчемлекләр һәм шикәр күп булган, энергетик һәм алкогольле эчемлекләрне кулланудан баш тартыгыз.
6. Иммунитетны саклау өчен җиләк-җимеш һәм яшелчәләр куллану киңәш ителә.
7. Көн агымында мөмкинлектән чыгып, салкынча сулы душ керергә.
8. Шәхси һәм җәмәгать транспортларында йөрүне чикләргә яки юлга чыгуларны көн бераз суынгачиртәнге яки кичке сәгатьләргә планлаштырырга.
9. Кибетләр, кинотеатрлар һәм кешеләр күп җыела торган башка объектларда булганда, кондиционерлар белән тәэмин ителгәннәренә өстенлек бирергә.
10. Ачык һавада су коену һәм су процедураларын кабул итү бары тик су керүне оештыру кагыйдәләре үтәлгән, әлеге максатлар өчен билгеләнгән һәм җиһазландырылган урыннарда гына рөхсәт ителә.
Фото http://trkterra.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев