Энергетиклар көне белән!
-Район халкының өйләрендә җылы һәм якты булуы, предприятиеләр, медицина һәм белем бирү учреждениеләренең, тулаем барлык хуҗалыкларның тотрыклы эшләве турыдан-туры сезнең тырышлыгыгызга, эшкә намуслы каравыгызга бәйле, - дип билгеләп үтте котлавында район башлыгы Камил Гилманов. - Энергетика комплексы хезмәткәрләрен ышанычлылык, торак пунктларны һәм халыкны җылылык һәм яктылык белән тәэмин итү өчен...
-Район халкының өйләрендә җылы һәм якты булуы, предприятиеләр, медицина һәм белем бирү учреждениеләренең, тулаем барлык хуҗалыкларның тотрыклы эшләве турыдан-туры сезнең тырышлыгыгызга, эшкә намуслы каравыгызга бәйле, - дип билгеләп үтте котлавында район башлыгы Камил Гилманов.
- Энергетика комплексы хезмәткәрләрен ышанычлылык, торак пунктларны һәм халыкны җылылык һәм яктылык белән тәэмин итү өчен теләсә нинди шартларда да эшләргә әзер булу сыйфатлары аерып тора. Тармак хезмәткәрләрен һәм ветераннарын үз эшләренә тугры булганнары өчен ихластан тәбрик итәм. Сезгә ныклы сәламәтлек һәм иминлек, предприятиенең алга таба да тотрыклы эшләвен, ниятләнгән планнарны гамәлгә ашыруда ышанычлы партнерлар һәм уңышлар телим.
Фото www.rusregister.ru/press-center/association-news/?ELEMENT_ID=11559
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев