Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Бюджет, салымнар, хезмәт хакы турында

Икътисадый советның чираттагы утырышы узды. Совет, башкарма комитетның җаваплы хезмәткәрләре, бюджет оешмалары, хокук саклау органнары җитәкчеләре, банк, авыл хуҗалыгы формированиеләре, кече һәм урта эшмәкәрлек вәкилләре районның ярты еллык икътисадый күрсәткечләренә анализ ясау өчен бергә җыелдылар. -Безне салымнарның бюджетта тупланышы, аерым салым түләүчеләргә бәйле - НДФЛ кеременең, предприятиеләр күзлегеннән чыгып караганда,...

Икътисадый советның чираттагы утырышы узды.



Совет, башкарма комитетның җаваплы хезмәткәрләре, бюджет оешмалары, хокук саклау органнары җитәкчеләре, банк, авыл хуҗалыгы формированиеләре, кече һәм урта эшмәкәрлек вәкилләре районның ярты еллык икътисадый күрсәткечләренә анализ ясау өчен бергә җыелдылар.


-Безне салымнарның бюджетта тупланышы, аерым салым түләүчеләргә бәйле - НДФЛ кеременең, предприятиеләр күзлегеннән чыгып караганда, уртача айлык хезмәт хакының кимүе борчуга сала, - диде утырыш эшенә җитәкчелек итүче район башлыгы Камил Гилманов, утырышта тикшереләчәк төп мәсьәләләр турында хәбәр итеп.

Районда 2015 елның биш аенда уртача айлык хезмәт хакы 17930 сум тәшкил иткән, иң түбән хезмәт хакы автотранспорт предприятиесендә - 6600 сумнан алып.

-Беренче ярты еллыкта бюджетта тупланган табыш 409 миллион сумнан күбрәк тәшкил итә, бу күрсәткеч узган ел белән чагыштырганда 11 процентка яхшырган. Шул исәптән салым булган һәм салым булмаган керемнәр илле процент күләмдә үтәлгән, - дип билгеләп үтте финанс-бюджет палатасы башлыгы Ольга Сетрова.


Районның баш финанс белгече әйтеп үткән динамика җирлегендә, табышка салым салу буенча түләүләрнең кимүе күзәтелә. 85 предприятиене үз эченә алган мониторинг, 37 сенең бүгенге көндә түләүләрне киметүен күрсәтте - эре предприятиеләр буенча кимү ике миллион сумнан күбрәк тәшкил итте.
Район башлыгы түләүләрне киметкән предприятиеләргә шунда ук хисап тотарга боерды, кайбер авыл җирлекләре башлыкларына тәнкыйть белдерде. Җирлек башлыклары бюджет тупланышы белән кызыксынырга тиешләр, чөнки барлык керемнәр дә бары тик авыл җирлеге мәнфәгатьләре өчен генә тотылачак, дип искәртте.


-Бүгенге көндә районда 813 җир участогы рәсмиләштерелмәгән - алар һавада эленеп калган кебек, табигый ки, аларга салым да түләнми, - дип аңлатты Камил Гилманов. - Бу сезнең эшне азагына кадәр җиткерә алмавыгыз, шуңа бәйле салымнар да җыелмый.


Җитәкчеләр һәм авыл җирлекләре алдында район территориясендә эшләп килгән "чит" предприятиеләрнең район бюджетына НДФЛ түләү мәсьәләсе күтәрелде. Әмма канун буенча бу мөмкин түгел - салымнар предприятиенең теркәлү урыны буенча түләнә.


Утырышта үзара салым буенча бюджет тупланышы торышы тикшерелде, су өчен түләүләргә анализ ясалды.


Район җитәкчесе урынбасары Рәис Галиев районның алкоголь базары торышына бәйле мәсьәләне күтәрде. -Май аенда алкоголь продукциясе сату планы 76 процентка үтәлгән булса, июньдә - 84 процент булган, ә июль аенда әлегә 37 процент кына тәшкил итте, - диде Рәис Галиев. - Әмма фактлар киресен раслый - районда спиртлы эчемлек кулланучылар кимемәгән, хәтта алкогольдән агуланып үлүчеләр дә теркәлгән.


Алкоголь базары торышы турында 3 нче биттән укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев