Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Ә бездә юбилей

Редакция коллективының эш атнасы күңелле вакыйгадан -хезмәттәшебезнең юбилееннан башланып китте. 10 ноябрьдә "ТАТМЕДИА" ААҖ филиалы "Сельская новь" газетасы редакциясенең директор-мөхәррир урынбасары, җаваплы сәркәтибе Николай Муравьевка 60 яшь тулды. Эшлекле дүшәмбе көнендә беренчеләрдән булып, аны Аксубай муниципаль район башлыгы Камил Гильманов тәбрик итте һәм Николай Григорьевка безнең район газетасының югары уңышларга...

Редакция коллективының эш атнасы күңелле вакыйгадан -хезмәттәшебезнең юбилееннан башланып китте. 10 ноябрьдә "ТАТМЕДИА" ААҖ филиалы "Сельская новь" газетасы редакциясенең директор-мөхәррир урынбасары, җаваплы сәркәтибе Николай Муравьевка 60 яшь тулды.

Эшлекле дүшәмбе көнендә беренчеләрдән булып, аны Аксубай муниципаль район башлыгы Камил Гильманов тәбрик итте һәм Николай Григорьевка безнең район газетасының югары уңышларга ирешүенә зур өлеш керткәне, күпъеллык, намуслы хезмәте өчен Мактау грамотасы тапшырды. Әйтергә кирәк, Николай Григорьевичның 12 ноябрьдә тагын бер юбилее - иҗади эшчәнлегенең 35 еллыгы. Юбилеең белән, хезмәттәш!

Юбиляр турында 3 нче биттән укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев