Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Белем бирү учреждениеләре төзелә һәм ремонтлана

Соңгы биш елда Аксубай районында "Гомумбелем бирү мәктәпләрен капиталь ремонтлау" республика президент программасы кысаларында бер мәктәп, ике балалар бакчасы төзелгән, ике балалар бакчасы һәм 11 мәктәп ремонтланган. Балалар бакчалары, мәктәпләр һәм башка социаль объектлар республика президент программасы ярдәмендә бөтен Татарстан территориясендә актив төзелә һәм файдалануга тапшырыла. Татарстанда алар утызау һәм...

Соңгы биш елда Аксубай районында "Гомумбелем бирү мәктәпләрен капиталь ремонтлау" республика президент программасы кысаларында бер мәктәп, ике балалар бакчасы төзелгән, ике балалар бакчасы һәм 11 мәктәп ремонтланган.


Балалар бакчалары, мәктәпләр һәм башка социаль объектлар республика президент программасы ярдәмендә бөтен Татарстан территориясендә актив төзелә һәм файдалануга тапшырыла. Татарстанда алар утызау һәм аларның барысы да территорияләрне үстерүгә юнәлдерелгән. Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча, аларның барысы да эшләүләрен дәвам итәләр. Һәм бу катлаулы икътисади хәл кичергән ил өчен уникаль күренеш.

18 августта Татарстан лидеры Рөстәм Миңнеханов һәм РФ Хөкүмәте Рәисенең беренче урынбасары Игорь Шувалов Татарстанның Лаеш районында - Сокура, Зур Кабан һәм Лаешның үзендә өч яңа балалар бакчасы эшенә старт бирделәр.
"Без быел 75 балалар бакчасы ачтык, бу рекордлы сан. Ун меңнән артык урын булдырырга планлаштырабыз. Республика тарихында бу беренче тапкыр күзәтелә. Хәзер исә иң мөһиме - әлеге объектларның буш тормавы", - диде Сокурада балалар бакчасын ачу тантанасында Рөстәм Миңнеханов.

Мәктәпләрне капиталь ремонтлау республика президент программасы бишенче ел эшли. Һәр елны финанслау күләме 2,5 млрд. сум тәшкил итә. Быел әлеге акчага урта белем бирү биналары (119 муниципаль һәм 7 коррекцион) гына түгел, шулай ук мәктәпкәчә учреждениеләрдә (10 балалар бакчасы) ремонтлана. Бүгенге көндә 2015 елда мәктәпләрне ремонтлау планы үтәлгән.
-"2012-2015 елларда гомуми белем бирү мәктәпләрен капиталь ремонтлау" республика программасы исемлегенә безнең районнан 16 мәктәп кергән. Программа гамәлдә булган вакыттан алып, районда 11 мәктәп ремонтланган, - дип уртаклашты район мәгариф бүлеге җитәкчесе Әминә Вәлиуллина. Быел Чуаш Енорускиносы мәктәбендә күләмле ремонт булды - программа кысаларында монда сигез эш төре: түбә, фасад, керү төркемнәре, эчке инженер коммуникацияләр төзү (суүткәргеч, канализация, җылыту системасы), санузеллар, тәрәзәләрне һәм бүлмәара ишекләрне алмаштыру буенча ремонт эшләре алып барылды. Ремонтның прект бәясе сигез миллион сумга якын. Якын көннәрдә мәктәпне ачу тантанасы көтелә.

Район үзәгендә 2 нче мәктәпкә капиталь ремонт ясала. Мәктәп 1993 елда төзелгән һәм ул президент программасына кертелмәгән иде. Әмма июль аенда Аксубайда булган көчле давыл мәктәп түбәсен алып ташлады. Рөстәм Миңнеханов районга эшлекле сәфәре вакытында әлеге белем бирү учреждениесендә булды һәм капиталь ремонт ясауга республика бюджетыннан 40 миллион сум акча бүлеп бирергә карар кылды. Монда түбә ябылган, тәрәзәләр алмаштырылган, фасады тышланган, эчке ремонт эшләре төгәлләнеп килә. 1 сентябрьдә мәктәп ишекләрен ачачак.
Татарстанда шулай ук республика президент программасы буенча яңа мәктәпләр дә төзелә. Агымдагы елда Татарстанда барлыгы 13 яңа мәктәп төзелгән. Безнең районда узган ел Татар Майнасы авылында 60 урынга исәпләнгән мәктәп сафка басты, 20 урынга исәпләнгән балалар бакчасы да аның түбәсе астына урнашты, 2015 елга аяк басканда "Кояшкай" балалар бакчасы файдалануга тапшырылды.
Аксубай районында яңа объектлар төзү һәм ремонтлау белән беррәттән балалар бакчаларын мәктәп биналарына күчерәләр. Бу процедура да шулай ук финанс чыгымнары таләп итә. Иске Кыязлы, Яңа Үзи, Яңа Ибрай, Иске Ибрай һәм Кәкре Күл балалар бакчаларына белем бирү процессында да, чыгымнарны экономияләүгә бәйле дә мәктәп түбәсе астында булуларына лаеклы бәя бирелде. Якын көннәрдә МЮД поселогында балалар бинасы файдалануга тапшырылачак, монда элеккеге хастаханә бинасы балалар бакчасы итеп үзгәртеп корылды, моның өчен ун миллион сум акча тотылган.
Республика президент программасы кысаларында республика бюджетыннан тыш, районда белем бирү учреждениеләрен ремонтлау район бюджеты хисабына һәм иганәчеләр ярдәменә дә үткәрелә

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев