Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Барыннан да элек – иминлек

Районда террорчылыкка каршы комиссия утырышы узды. Көн тәртибенә Республика көнен, Белем көнен һәм Татарстан Республикасы Президентына кандидатлар һәм муниципаль берәмлекләрдә депутатлыкка кандидатлар сайлаулар үткәрүдә террорчылыкка каршы иминлек мәсьәләләре кертелде. Район җитәкчесе билгеләп үткәнчә, массакүләм чаралар да, сайлаулар да җәмәгать тәртибен бозмый гына үтәргә тиеш, бигрәк тә террорчылык һәм экстремаль гамәлләр...

Районда террорчылыкка каршы комиссия утырышы узды.


Көн тәртибенә Республика көнен, Белем көнен һәм Татарстан Республикасы Президентына кандидатлар һәм муниципаль берәмлекләрдә депутатлыкка кандидатлар сайлаулар үткәрүдә террорчылыкка каршы иминлек мәсьәләләре кертелде.
Район җитәкчесе билгеләп үткәнчә, массакүләм чаралар да, сайлаулар да җәмәгать тәртибен бозмый гына үтәргә тиеш, бигрәк тә террорчылык һәм экстремаль гамәлләр һәм куркытулардан тыш.
Территориаль сайлау комиссиясе рәисе Галина Маланчева, районда бер территориаль һәм 49 участок сайлау комиссиясе бар, дип хәбәр итте. Полиция җитәкчесе урынбасары Сергей Черников әйтүенчә, сайлау участокларына полиция хезмәткәрләре беркетелгән һәм ирекле халык дружиналары да аларга ярдәмгә килә, участокларның күбесендә видеокүзәтү камералары урнаштырылган. Республика көне һәм Белем көнендә беркетелгән участокларда иминлекне полицейскийлар тәэмин итәчәк.
Күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге башлыгы Рөстәм Гафиятов һәм янгын часте җитәкчесе вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Руслан Ибляминов сайлау участокларының янгынга каршы иминлеге турында хәбәр иттеләр.
Мәшгульлек үзәге директоры Иван Маклаков иректән мәхрүм ителгән урыннардан кайткан затларны эшкә урнаштыру ничек оештырылуы турында сөйләде.
Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Сергей Александров дәүләт милли сәясәтен гамәлгә ашыру буенча муниципаль программаның тормышка ашырылу барышы турында хәбәр итте. Ришвәтчелеккә каршы район башлыгы ярдәмчесе Эльмира Крайнова җыелучыларны "Экстремизмга - "Юк!" айлыгын үткәрүгә бәйле чаралар планы белән таныштырды.
Район прокуроры Рөстәм Хираҗев комиссия әгъзаларына, гражданнар иминлегенең көн кадагына куелуын искәртте һәм барлык структуралар һәм органнарны үзара хезмәттәшлек итәргә чакырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев