Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Аксубайда – парклар һәм скверлар көне

Аксубай бистәсе үзәгендә үткән «Парклар һәм скверлар көне» фестивале йөзләгән катнашучыны, өлкәннәрне һәм кунакларны үзенә җыйды. Үзәк мәйданда иртәдән үк, кешеләрне бәйрәмгә дәшеп, музыка яңгырады, республика әләмнәре эленде. Бөтен җирдә дә күтәренке кәеф сизелде, кешеләр көннең кояшлы, матур булуына сөенделәр. Бирегә халык төркемнәре, гаиләләре белән килде. ТР хезмәт, мәшгульлек һәм...

Аксубай бистәсе үзәгендә үткән «Парклар һәм скверлар көне» фестивале йөзләгән катнашучыны, өлкәннәрне һәм кунакларны үзенә җыйды.


Үзәк мәйданда иртәдән үк, кешеләрне бәйрәмгә дәшеп, музыка яңгырады, республика әләмнәре эленде. Бөтен җирдә дә күтәренке кәеф сизелде, кешеләр көннең кояшлы, матур булуына сөенделәр. Бирегә халык төркемнәре, гаиләләре белән килде. ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова тантананы ачып:
-Республикада бик күп программалар гамәлгә ашырыла, шуларның берсе Татарстанда паркларны үстерүгә юнәлдерелгән, - дип билгеләп үтте. - Гражданнарның тормышын яхшырту, кызыклырак итү өчен Татарстанда барысы да эшләнә. Сезгә эшегездә уңышлар, бәхет телим.
Бәйрәмдә катнашучыларга район җитәкчесе Камил Гилманов тәбрикләү сүзләре белән мөрәҗәгать итте:
-Соңгы елларда республикада, районда зур үзгәрешләр булды. Парклар һәм скверлар елында район үзәге күзгә күренеп үзгәрде, ямьләнде. Сез инфраструктураның матурлануын, районның төзекләнүен, Аксубайның үзгәрүен үзегез дә күрәсез. Уртак җәмгыять иминлеге өчен тырышып хезмәт куеп, актив тормыш позициясе алып баруыбыз Республика Хөкүмәтенең безгә карата шундый кайгырту күрсәтүенә җавап булсын.
Сәхнәдән тәбрикләү сүзләре яңгыраганда мәйдан тып-тын торды, әйтелгәннәрне куәтләгәндәй, бары тик вакыт-вакыт фонтан сулары гына өскә калыкты. Мәйдан өстенә кабат моң агылды. Балалар сәнгать мәктәбенең вокал һәм хореография бүлекләренә йөрүче балалар сәхнә хуҗалары булдылар. Алар башкаруындагы җыр-биюләр тамашачыларда көчле тәэсирләр уятты. Балалар сәнгать мәктәбе һәм мәктәптән тыш эшләр үзәге әзерләгән уеннар, бәйгеләр һәм флеш-моб та кызыклы булды.
Бу көнне мәйданга килүчеләр бәйрәмнең бер генә мизгелен дә игътибарсыз калдырырга тырышмадылар. Параллель рәвештә күрше мәйданчыкларда һәм паркның төрле почмакларында тематик чаралар башланды. Редакция бинасы янындагы участок асфальтта рәсем ясау мәйданчыгына әверелде. Балалар төсле акбурлар белән, бөтен күңелләрен биреп, әйләнә-тирәдә күргәннәрен рәсемгә төшерделәр.
Сәхнәнең икенче ягында фонтан янәшәсендә сәнгать мәктәбенең яшь рәссамнары урнашты. Сәнгать мәктәбе укытучылары рәсем һәм декоратив-кулланма сәнгать буенча ачык дәресләр бирделәр. Бу вакытта спорт мәйданчыгында ярышлар колач алды. Кызлар һәм егетләр баскетбол командалары, яшь футболчылар арасында турнирлар, теннис буенча (хатын-кызлар һәм ир-атлар арасында) ачык ярышлар башланды. Спорт мәйданчыгында «Күңелле стартлар» бик кызыклы үтте. Интеллектуаль уен төренә өстенлек бирүчеләр Батырлар аллеясында шахмат-шашка турнирына җыелдылар.
Үзәк мәйданда искитмәле чаралар башланды! Мәйданның бер почмагыннан - җиңелатлетчылар узышы, икенче башыннан велосәяхәт старт алды.Фитнес-клуб Аксубайның яшел зонасына килүчеләр игътибарын үзенә җәлеп итте, алар кызларның бию хәрәкәтләрен ничек башкаруларын кызыксынып күзәттеләр.
Шул арада яшь китап сөючеләр арасында дәрт уянды. «Китаплар дөньясында» осталар урамына сәяхәт башланды. Яраткан китап геройлары балаларны әдәбият темасы буенча рәсем, әвәләп ясау, аппликация һ.б.дәресләргә чакырдылар.
Район үзәк китапханәсе хезмәткәрләре биредә үк «Илһам сәгате», «Тылсымлы сандык» әдәби уеннары, ярыш-викторина, шакмак уеннары оештырдылар. Балаларга эрудитлар паркында белемнәрен ныгытып, әдәби әсәрләр, аларның геройлары турында искә төшереп, баш ватарга туры килде. Ә әдәбият сөючеләрне призлар көтте.
Ленин паркыннан гармун моңы агылды. Монда районның иң оста гармунчылары, район Мәдәният йортының, Кәкре Күл авыл мәдәният йортының вокаль коллективлары җыелды. Кич утыру чарасы рус халык җырларына битараф булмаган кешеләрдә кызыксыну уятты. Утырмага килүчеләр, Василий Анашкин һәм Евгений Копоневка кушылып, яраткан җырларын, такмакларны дәртләнеп җырладылар, рәхәтләнеп биеделәр, күңел ачтылар.
Бәйрәм көнне Батырлар аллеясы да буш тормады. Ул тарих яратучыларны үзенә җәлеп итте. Районның социалистик хезмәт геройларына багышланган лекториядә зур кызыксыну белән катнаштылар. Җыелучыларга Әлфия Нурхамәтова һәр герой-аксубайлы, аларның югары хөкүмәт бүләкләренә ничек лаек булулары турында сөйләде. Монда ук, аллы-гөлле чәчәкләр арасында язу буенча мастер-класс үтте. Каләм белән язу - хәзерге заман балалары өчен ниндидер борынгы әйбер. Шулай да алар, Пушкин чорын искә төшереп, бөтен күңелләрен биреп, каләмне кәгазь өстеннән йөрттеләр.
Парклар һәм скверлар көне үзәк мәйданда башкачарак агымда - музыка, бию белән дәвам итте. Аудитория һәм өлкән яшьтәгеләр игьтибарына ретро һәм заманча биюләрдән торган кичә тәкъдим ителде. Һәм ул массакүләм күңел ачу, дискотека белән тәмамланды.

Фото http://www.aksubayevo.ru/ru/novosti/item/7658-den-parkov-i-skverov-v-aksubaeve.html

Фото http://www.aksubayevo.ru/ru/novosti/item/7658-den-parkov-i-skverov-v-aksubaeve.html


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев