Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Аксубай районында 394 сайлаучы беренче тапкыр тавыш бирә

Бүген - бердәм тавыш бирү көне. Татарстанда ТР Президентын һәм хакимиятнең вәкаләтле органнары депутатларын сайлыйлар. Иртәнге сәгать җидедә Аксубай районында 49 сайлау участогы ачылды. Үз кандидатларына тавыш бирү өчен халык иртәнге сәгать җидедән бирле шунда агыла. Һава торышы матур, кояшлы, участокларда кәефне тагын да күтәреп, музыка яңгырый... Тавыш бирү кабиналарына...

Бүген - бердәм тавыш бирү көне. Татарстанда ТР Президентын һәм хакимиятнең вәкаләтле органнары депутатларын сайлыйлар.


Иртәнге сәгать җидедә Аксубай районында 49 сайлау участогы ачылды. Үз кандидатларына тавыш бирү өчен халык иртәнге сәгать җидедән бирле шунда агыла. Һава торышы матур, кояшлы, участокларда кәефне тагын да күтәреп, музыка яңгырый... Тавыш бирү кабиналарына төзелгән чиратларга карап фикер йөрткәндә - бүген районда дөрестән дә зур бәйрәм. Аксубай районы гражданнары һәрвакыт активлык күрсәтүләре һәм югары гражданлык позициясе белән аерылып тордылар.

Республика халкы президентны соңгы тапкыр 2001 елда сайлаган иде. Шул вакыттан алып президент вазыйфаларын Мәскәүдән билгеләнгән - Минтимер Шәймиев, ә 2010 елдан Рөстәм Миңнеханов башкардылар.

Без 571 нче санлы сайлау участогында булдык. Ул Аксубай универсаль технологияләр техникумында урнашкан. Биредә тавыш бирүчеләр өчен бал һәм камыр ризыклары белән бушлай чәй эчертү дә оештырылган.

-Иртән сәгать җиде тулганчы ук халык килә башлады, - дип билгеләп үтте сайлау комиссиясе әгъзасы Галина Бобкова. - Билгеләнгән вакытны көтеп, чәй эчә тордылар. Мин сайлау комиссиясендә беренче тапкыр гына эшләмим, тавыш бирү бик актив бара.

Сайлау участогында халыкның күплегенә үзебез дә инандык.

Әйтергә кирәк, Аксубай районында 22991 сайлаучы теркәлгән, быел беренче тапкыр сайлаучылар исемлегенә кертелгән 394 гражданин тәүге тапкыр тавыш бирә.

Татарстан Республикасының Үзәк сайлау комиссиясеннән беренче тапкыр тавыш бирүче Наталья Красновага балигъ булып җитешүе уңаеннан котлау кәгазе тапшырылды.

-Мин Казан дәүләт гадел хөкем академиясендә беренче курста укыйм, - дип сөйли Наталья. - Тавыш бирү - һәр гражданинның бурычы. Мин яшьләрне һәм студентларны яклау, Татарстанда һәм Россиядә тынычлык һәм татулык өчен тавыш бирдем.

Районда тавыш бирү участокларында сайлауларның гадел узуын сәяси партияләр һәм сайлау берләшмәләре, шул исәптән КПРФ, «Бердәм Россия» партияләре вәкилләре күзәтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев