Аксубайның 3 нче гомуми белем бирү мәктәбенең 11 сыйныф укучысы Алинә Фәезова районга зур җиңү белән кайтты.
Ул, элиталы мәктәп һәм гимназия укучыларын артта калдырып, мәктәп укучыларының җәмгыять белеме буенча республика олимпиадасының йомгаклау этабында беренче (!) урынны яулады.
Чәршәмбе көнне Алинәне һәм аның укытучысы Татьяна Удиярованы мәктәп коллективы һәм укучылар...
Аксубайның 3 нче гомуми белем бирү мәктәбенең 11 сыйныф укучысы Алинә Фәезова районга зур җиңү белән кайтты.
Ул, элиталы мәктәп һәм гимназия укучыларын артта калдырып, мәктәп укучыларының җәмгыять белеме буенча республика олимпиадасының йомгаклау этабында беренче (!) урынны яулады.
Чәршәмбе көнне Алинәне һәм аның укытучысы Татьяна Удиярованы мәктәп коллективы һәм укучылар көчле алкышлар, котлаулар, шарлар һәм чәчәкләр белән каршы алдылар.
Мәктәп директоры Җәмилә Вәлиева ихлас рәхмәтләрен белдерде.
- Сез - безнең йолдызлар, - диде Җәмилә Камил кызы. - Сезнең гыйлемегез ярдәмендә безнең мәктәп һәм район ничә еллар дәвамында тарих һәм җәмгыять белеме буенча лидерлар арасында бара. Сез бу уңышка максат куеп ирештегез. Афәрин!
- Алинә - минем иң тырыш укучым, - дип сөйли мөгаллим Татьяна Георгиевна. - Аның сәләте бар, ул үҗәт, үз алдына максат куя белә һәм аңа ирешмичә туктамый. Әлбәттә инде, муниципаль этапта җиңү яулаганнан соң без төбәк этабына ныклап торып әзерләнә башладык (көнгә берничә сәгать шөгыльләндек). Алинәнең республика этабында катнашу тәҗрибәсе бар иде инде (ул сигезенче сыйныфтан - олимпиада призеры). Ә бит Казанга Татарстанның барлык төбәкләреннән иң көчле йөзләгән укучы җыелды. Болар гыйлемле, эрудицияле кызлар һәм малайлар. Алинә үзен барыннан да күбрәк белгән укучы итеп танытты.
Алинәгә иң көчлеләр арасында беренче урынны алуда гыйлемлек һәм фән белән кызыксыну ярдәм иткән, әлбәттә.
- Иң мөһиме, ният, - дип саный Алинә. - Мин төбәк олимпиадасында беренче тапкыр гына катнашмадым. Шуңа андагы торыш миңа яхшы таныш. Дулкынлану, әлбәттә, көчле иде. Әмма нәтиҗәгә ирешү, беренче урынга чыгу борчылуларсыз булмый.
Уңышка ирешү сере белән уртаклашуын сорагач, Алинә аның бернинди дә сере булмавын әйтте.
- Татьяна Георгиевна - акыллы остаз. Ул фәнне өйрәтеп кенә калмый, укырга, эзләнергә, күп белергә теләк тә тәрбияли. Ул укучыга дөрес юнәлеш бирә, нинди әдәбият укырга кирәклеген киңәш итә. Аның ярдәменнән башка мин уңышка ирешмәс идем, - дип сөйли Алинә.
- Җиңүченең әнисе - Фәридә Вәлимхамәт кызының да ярдәмен билгеләп үтәсе килә, - дип өстәде Җәмилә Вәлиева. - Ул һәр бәйге, һәр олимпиада өчен ихластан борчыла. Шуны өстәп әйтәсе килә, Алинәгә гуманитар фәннәргә кызыксыну нәселдән килгәндер дип уйлыйм. Фәридә Фәезова - безнең мәктәп китапханәчесе. Ул әдәбиятка бик сакчыл карый һәм балаларда китап укуга мәхәббәт тәрбияли.
Төбәк этабында җиңү - югары уку йортына укырга кергәндә зур бонус булып тора. Ләкин Алинә дә, Татьяна Георгиевна да ирешелгәннәр белән генә канәгатьләнергә җыенмыйлар, алда аларны Бөтенроссия этабы көтә.
Нет комментариев