Аксубай яңалыклары

Аксубай районы "Авыл таңнары" газетасы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Зиратта шимбә өмәсе

Яз җитү белән территорияләрне тәртипкә китерү эшләре башлана. Пенсионер Владимир Золин җитәкчелегендәге актив төркем санитар айлык игълан ителгәнне көтмәде. Узган ялларда ул фикердәшләре командасын туплап, православие зиратын чистартуга кереште. Убейкиннар, Убаков, Гареев, Ермишкин, Золин, Мельников, Мослаков, Удияров, Горбатов, Посредников зираттагы карт, сынган, артык үсеп киткән агачларны кисүгә керештеләр. "Әлеге актив...

Яз җитү белән территорияләрне тәртипкә китерү эшләре башлана.

Пенсионер Владимир Золин җитәкчелегендәге актив төркем санитар айлык игълан ителгәнне көтмәде. Узган ялларда ул фикердәшләре командасын туплап, православие зиратын чистартуга кереште. Убейкиннар, Убаков, Гареев, Ермишкин, Золин, Мельников, Мослаков, Удияров, Горбатов, Посредников зираттагы карт, сынган, артык үсеп киткән агачларны кисүгә керештеләр. "Әлеге актив төркем һәр елны безгә санитар эшләрдә зур ярдәм күрсәтә, - дип сөйли шәһәр тибындагы Аксубай бистәсе җитәкчесе Владимир Кононов. - Без бензопычкылар өчен ягулык, чүпне ташу өчен техника тәкъдим итәбез. Алар һәр яз саен шимбә өмәләре оештыралар. Санитар чистарту сезонында бистәнең калган кешеләрен дә изге урыннарны чистартуда актив катнашырга чакырабыз". Гадәттә, аксубайлылар мондый чакыруларга битараф калмыйлар, бу юлы да шулай булыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев