Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Үзидарә үсеш системасы буларак

Муниципаль хезмәткәрләр халык белән, аларның мәнфәгатьләрен һәм зарларын аңлап эш алып баралар. Халык проблемаларын нәкъ менә үзидарә эшчеләре хәл итә, алар әйтеп бетергесез бихисап эш башкаралар. Боларның барысы да халыкның тормышын яхшыртуга, төбәк үсешенә юнәлтелгән. Муниципаль хезмәткәрләр көне районда тулы тамаша залы белән зур, якты бәйрәм буларак билгеләп үтелде. Бу...

Муниципаль хезмәткәрләр халык белән, аларның мәнфәгатьләрен һәм зарларын аңлап эш алып баралар.



Халык проблемаларын нәкъ менә үзидарә эшчеләре хәл итә, алар әйтеп бетергесез бихисап эш башкаралар. Боларның барысы да халыкның тормышын яхшыртуга, төбәк үсешенә юнәлтелгән.


Муниципаль хезмәткәрләр көне районда тулы тамаша залы белән зур, якты бәйрәм буларак билгеләп үтелде. Бу көнне Җиңүнең 70 еллыгына багышланган гала-концерт оештырылды. Һәм бу очраклы да түгел, чөнки районның муниципаль берәмлек коллективлары иҗади отчетлар һәм йомгаклау концертын оештыруга күп көч куйдылар. Тантанада республикадан килгән мөхтәрәм кунак - үзидарә органнары белән үзара хезмәттәшлек итү буенча мөдир урынбасары Ришат Хафизов катнашты.

Фотоларны монда карарга http://aksubayevo.ru/ru/gallery/category/75-2015-04-27-15-00-44.html


Район башлыгы Камил Гилманов үзидарә хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән ихластан котлады.


- Бүген муниципаль хезмәткәрләр күләмле эшләр башкаралар, - дип билгеләп үтте ул. - Шул исәптән республикадан йөкләнелгән эшләрне дә башкарырга, сайлаулар уздыру, документлар әйләнешен дә күзәтергә, шул ук вакытта халыктан кергән сорауларга да ачыклык кертергә кирәк.


Ә иң-иңнәр бу көнне бүләкләр алдылар. Район җитәкчесе тантаналы рәвештә Яңа Ибрай авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рәмис Нуретдиновка, Савруш авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Надежда Васильевага, мәгълүмати-методик эш һәм җирле үзидарә органнары белән үзара хезмәттәшлек итү буенча бүлекнең баш белгече Гүзәлия Крмаковага, Иске Татар Адәмсуы авыл җирлеге башкарма комитетының хисаплау буенча баш белгече Фәридә Галимовага ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин исеменнән Рәхмәт хатлары тапшырды. Район Советының мәгълүмати-методик эш һәм җирле үзидарә органнары белән үзара хезмәттәшлек итү буенча бүлек җитәкчесе Ләйсән Зәйдуллина, Җир һәм милек мөнәсәбәтләре палатасы рәисе урынбасары Наталья Муравьева, район башкарма комитетының икътисад бүлеге башлыгы урынбасары Екатерина Оверкина муниципаль район башлыгының Мактау кәгазьләренә лаек булдылар.


Муниципаль район Советы рәисе урынбасары Юныс Хәмидуллин муниципаль берәмлек хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.


- Җирле үзидарә чыннан да безнең җәмгыятьнең демократик оешмасында иң мөһим системаларның берсе, - дип ассызыклады ул. - Әлеге тармак хезмәткәрләре арасында үз эшенә бөтен күңелен биргән, эшкә җаваплы караган кешеләр аз түгел. Ул көчле алкышлар астында Иске Кыязлы авыл җирлеге башлыгы Илшат Заһидуллинга, район Советының бухгалтерлык исәбе һәм хисап бүлеге башлыгы Нина Миронкинага, Емелькино авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ольга Кузнецовага ТР муниципаль берәмлекләр Советының мактау грамоталарын тапшырды. Юныс Гыйляҗ улы тармакның барлык хезмәткәрләренә дә районда үзидарәне үстерүгә үз өлешләрен керткәннәре өчен рәхмәт белдерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев