Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Үзгәрешләр күз алдында

Шәһәр тибындагы Аксубай бистәсенең киңәйтелгән гражданнар утырышы хакимият вәкилләре белән конструктив әңгәмәгә әверелде. Хисап доклады белән бистә башлыгы урынбасары Леонид Жуков чыгыш ясады. Агымдагы елның 1 гыйнварына бистәдә 9971 кеше теркәлгән. Үткән елда 90 бала туган, 95 кеше вафат булган. Икътисади яктан җиңел булмаган елда да федераль, республика, җирле программалар...

Шәһәр тибындагы Аксубай бистәсенең киңәйтелгән гражданнар утырышы хакимият вәкилләре белән конструктив әңгәмәгә әверелде.
Хисап доклады белән бистә башлыгы урынбасары Леонид Жуков чыгыш ясады.
Агымдагы елның 1 гыйнварына бистәдә 9971 кеше теркәлгән. Үткән елда 90 бала туган, 95 кеше вафат булган.
Икътисади яктан җиңел булмаган елда да федераль, республика, җирле программалар эшләп килә, алар ярдәмендә бистәнең инфраструктурасы үсеш ала. Бистә башкарма комитеты бинасына капиталь ремонт ясалган. Кызыл Партизаннар урамындагы 2, Мазилин урамындагы 15, Ленин урамындагы 18, СХТ территориясендә урнашкан 9 йортларга капиталь ремонт ясалган. "Социаль ипотека" программасы буенча Шоссе урамы буенча 24 фатирлы йорт куллануга тапшырылган. "Колобок" балалар бакчасы капиталь ремонтланган. Мәйдан территориясендә трибуна төзелгән.
Парклар һәм скверларны төзекләндерү программасы буенча Ленин урамында - техникумнан җәяүлеләр кичүенә кадәр төзекләндерү дәвам ителгән. Асфальт салынган, тротуар булдырылган, эскәмияләр, яктырткычлар урнаштырылган, җәяүлеләр кичүе төзекләндерелгән. Үзәк мәйданда кече архитектура формалары, сәхнә, урам яктырткычлары һәм брусчаткада яктырткычлар урнаштырылган. Грант акчасына Гуляев исемен йөрткән сквер тирәсе койма белән әйләндереп алынган. 2018 елда аны төзекләндерүне дәвам итү планлаштырылган.
Набережная һәм Горький урамнары буенча ике җәяүлеләр кичүе ремонтланган. Сөлчә үзәне куаклардан чистартылган, карт агачлар киселгән, участок эре ташлар белән ныгытылган. Үзәннең юлы да үзгәртелгән.
Бистәне яшелләндерүгә һәм чәчәкләр утыртуга зур игътибар бирелә. Леонид Жуков җитештерү предприятиеләре, АТУТ, редакция, урман хуҗалыгы, Татавтодор, спорт комплексы, бассейн, Саклык банкы, балалар һәм үсмерләр спорт мәктәбе, район Мәдәният йорты, КЦСОН, китапханә, казначейлык, күп функцияле үзәк, мәктәпләр һәм балалар бакчалары коллективларына чәчәкләр утыртып үстерүләре өчен рәхмәт белдерде.
Урамнарны яктырту проблемасы кала бирә. 2018 елда үзара салым акчасы хисабына бишенче үткәргеч һәм энергия саклагыч яктырткычлар куелачак.
Санкциясез 10 чүплек юк ителгән. Экологлар табигатьне саклау кануннарының үтәлешен контрольдә тотуны көчәйтәләр. Ел саен экологик икеайлыклар уздырыла, анда район үзәгенең бөтен предприятиеләре һәм оешмалары катнаша.
Юл челтәрен яхшы торышта тоту һәм киңәйтү зур чыгымнар таләп итүче һәм шул ук вакытта зур билгеләнешкә ия мәсьәләләрнең берсе булып тора. Моңа бәйле соңгы елларда зур эшләр башкарылган. 2017 елда Техническая урамына керү юлына, Рәис Беляев, Войков, Пионер, Ленин, Яңа, Төзүчеләр, Золин, Сөлчә урамнарына асфальт салынган. Сөлчә урамы буенча тротуар җәелгән. Дуслык, Чапаев, Мәскәү, Юбилей, Тынычлык, Комаров урамнарына вак таш салынган. Аксубайның 2 нче мәктәбенә таба тротуар җәелгән, ике светофор объекты, Октябрь, Мазилин урамнары буенча җәяүлеләр өчен киртәләр булдырылган, юл билгеләре һәм ясалма тигезсезлекләр куелган.
2017 елда 1278000 сум күләмендә үзара салым акчасы җыелган. Бу һәм республикадан өстәлгән акча хисабына алты балалар мәйданчыгы төзелгән, мөселман һәм православие зиратларына яңа коймалар, капкалар куелган. Биш урамда СИП урнаштырылган. Әйтеп үтелгәнчә, 2018 елда үзара салым акчасын бистәне яктыртуга, ике җәяүлеләр юлын, күп фатирлы йортларның ишегалды территорияләрен төзекләндерүгә тотачаклар.
Киңәйтелгән утырышта катнашучылардан бик күп сораулар һәм тәкъдимнәр яңгырады. Аларның барысы да җитәкчелек тарафыннан игътибарга алыначак.
Утырыш азагында бистәнең җәмәгать тормышында һәм төзекләндерүдә актив катнашкан кешеләрне тантаналы төстә бүләкләделәр. Аксубай чиркәве башлыгы протоиерей Александр Качаев, ветераннар советы әгъзасы Зинаида Жаркова һәм экологик акцияләрдә техник ярдәм күрсәтүче Рамил Низаев район башлыгының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев