Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

ЗАМАНЧА ҖИҺАЗЛАНГАН

Яңа ел алдыннан Аксубайда яңа балалар бакчасы ачылды. Бәйрәмнәр үткәч, без "Кояшкай" балалар бакчасында балаларны һәм биредә эшләүчеләрне нинди шартлар көтүе турында белергә теләп, бакча мөдире Алсу Заһидуллина белән сөйләшергә булдык. - Безнең балалар бакчасы 260 урынга исәпләнгән, - дип аңлата мөдир. - Әлегә төркемнәр тулы түгел. 1 февральдә тулы...

Яңа ел алдыннан Аксубайда яңа балалар бакчасы ачылды.


Бәйрәмнәр үткәч, без "Кояшкай" балалар бакчасында балаларны һәм биредә эшләүчеләрне нинди шартлар көтүе турында белергә теләп, бакча мөдире Алсу Заһидуллина белән сөйләшергә булдык.

- Безнең балалар бакчасы 260 урынга исәпләнгән, - дип аңлата мөдир. - Әлегә төркемнәр тулы түгел. 1 февральдә тулы көчкә эшли башларга планлаштырабыз.

Белем бирү учреждениесе буйлап сәяхәт итү аның ни дәрәҗәдә җиһазланган булуын күрсәтте. Ишектән керү белән идәннәрнең җылытылган булуы сизелеп тора. Бөтен җиргә йомшак келәмнәр җәелгән.

-Келәмнәрнең аскы ягы, шуып йөрмәс өчен, резинкадан эшләнгән, - диделәр хезмәткәрләр.

Төрле чаралар уздыру өчен ик-музыка һәм спорт заллары каралган. Музыка залында кирәкле барлык аппаратура, балалар өчен ксилофоннар, барабаннар, агач шакылдавыклар һәм, хәтта, аккордеон да бар. Спорт залында гадәти булган уен кирәк-яракларыннан тыш, балалар өчен тренажерлар, "велосипед юлы" һ. б. урнашкан.

- Тиздән интерактив студия өчен җиһазлар кайтарылачак, - дип уртаклашты бакча мөдире. - Күз алдына китерегез әле, интерактив өстәл, бер мизгел эчендә зур булмаган амфитеатрга әверелә ала, димәк, ул балаларны үз янына туплый ала, һәм тәрбияче җитәкчелегендә балаларрәсем ясый, ә персонажлар сканер ярдәмендә сынлы формага әверелә ала. Шул рәвешле балалар үзләре тудырган сыннарны урнаштырып, тулы бер вакыйга тудыра алалар.

Психолог бүлмәсе релаксацион, уен, өйрәнү һәм ял зоналарына бүленгән. Балалар белән эшләү өчен коры бассейннар, куыклар колоннасы, ком белән рәсем ясау өчен яктырткыч өстәл сатып алынган.

- Яңа балалар бакчасында ошыймы? - дип сорыйм нәни кызчыктан, башкалар әле уянып кына килә, ә ул инде киенеп тә куйган.

- Әйе, ошый, - дип елмая сабый.

Логопед бүлмәсе дә барлык нечкәлекләрне исәпкә алып җиһазландырылган, шулай ук төркемнәр дә зоналарга бүленгән.

Әйтергә кирәк, кече тәрбияче өчен аерым почмак - буфет та бар. Монда савыт-саба өчен шкафлар, савыт-саба югыч, өстәл бар. Һәм боларның барысы да, балалар иминлеген күздә тотып, бикләнә торган кабинетта урын алган. Иминлекне күздә тотып, әзер кайнар ризыкларны икенче катка күтәрү өчен лифт эшли.

Ә аш хәзерләү блогы - искиткеч. Ит, яшелчә, суыткыч цехлар барысы да аерым. Пешерү, турау, юу өчен аерым зоналар билгеләнгән.

Әлегә бакчада алты төркем эшли, февральдән 14 булачак. Кече яшь төркемнәренә 20 шәр бала җыячаклар.

- Барлык педагоглар да югары педагогик белемгә ия, барысының да балалар белән эшләү тәҗрибәсе бар, - дип билгеләп үтте мөдир урынбасары Айгөл Мишина. - Менә шуның өчен квалификациядә шикләнер урын юк.

-Әти-әниләрнең күпчелеге заманча җиһазландырылган яңа балалар бакчасына түләү дә күпкә кыйммәт булыр дип борчылалар. Мәгариф бүлегендә ышандыруларына караганда, түләү нормадан артмаячак. Мисалга, 12 сәгать эшләүче "Кояшкай" балалар бакчасына кече яшьтәге (1-3 яшьлек) баланы йөрткән өчен түләү - 2565 сум, зур төркемдә (3-7 яшьлек) 2482 сум тәшкил итәчәк.

Яңа бакча турында йөз тапкыр ишеткәнче, бер тапкыр күрүең яхшырак. Чәршәмбе - 21 гыйнварда "Кояшкай" балалар бакчасында Ачык ишекләр көне уздырылу планлаштырыла.

- Әти-әниләрне балалары белән һәм булачак әниләрне безнең бакча белән танышырга чакырабыз, - диде Алсу Заһидуллина, - безнең ишекләр һәркемгә ачык.

21 гыйнварда "Кояшкай" балалар бакчасында - Ачык ишекләр көне.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев