Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Үз участковыең өчен тавыш бир

Халыкның полиция хезмәткәрләренә ышаныч дәрәҗәсен арттыру, хезмәтнең абруен күтәрү һәм җәмәгатьчелектә полициянең участок уполномоченныйлары турында уңай фикер формалаштыру максатларында Татарстанда һәр елны үткәрелә торган «Халык участковые» Бөтенроссия бәйгесе старт алды. Бәйге өченче тапкыр үткәрелә. Халык Интернетта тавыш биреп, иң яхшы участковыйны сайлый. Россия МВДның Аксубай бүлеге «Халык участковые» бәйгесенең беренче...

Халыкның полиция хезмәткәрләренә ышаныч дәрәҗәсен арттыру, хезмәтнең абруен күтәрү һәм җәмәгатьчелектә полициянең участок уполномоченныйлары турында уңай фикер формалаштыру максатларында Татарстанда һәр елны үткәрелә торган «Халык участковые» Бөтенроссия бәйгесе старт алды.


Бәйге өченче тапкыр үткәрелә. Халык Интернетта тавыш биреп, иң яхшы участковыйны сайлый.


Россия МВДның Аксубай бүлеге «Халык участковые» бәйгесенең беренче этабында катнашуга үз дәгъвачыларын - полициянең участок уполномоченныйлары Сабиров Рөстәм Рәшит улын һәм Мостафин Рәфис Рәхимҗан улын күрсәтте.


Полиция лейтенанты Рөстәм Сабиров 2012 елдан полициянең участок уполномоченные булып эшли, 2005 елда - «Агроном» белгечлеге буенча Казан дәүләт авыл хуҗалыгы академиясен, 2009 елда «Юристпруденция» белгечлеге буенча Социаль һәм гуманитар белем институтын тәмамлаган.


Хезмәт күрсәтү участогы: Яңа Ибрай, Иске Ибрай авыл җирлекләре ( Иске һәм Яңа Ибрай, Удел Енорускиносы, Байлар Енорускиносы авыллары).


Полиция капитаны Рәфис Мостафин 2006 елдан полициянең участок уполномоченные булып эшли, 2004 елда - «Ветеринар» белгечлеге буенча Казан дәүләт ветеринария академиясен, 2015 елда «Юристпруденция» белгечлеге буенча Социаль һәм гуманитар белем институтын тәмамлаган.


2014 елда Төньяк Кавказ төбәгендә хезмәт командировкасында булган. «Полициянең иң яхшы участок уполномоченные» күкрәк билгесе, «Төньяк Кавказда хезмәт иткән өчен», «Хәрби батырлык өчен», «Советлар Союзы маршалы Г.К. Жуков исемендәге», «Төньяк Кавказда хәрби бәрелешләрдә катнашучы», «Контртеррористик операцияләрдә катнашучы» медальләре, «Төньяк Кавказда хезмәт иткән өчен» күкрәк хачы, «Эчке эшләр министрлыгында яхшы хезмәт иткән өчен» күкрәк билгесе белән бүләкләнгән.


Хезмәт күрсәтү участогы: Беловка һәм Иске Үзи авыл җирлекләре ( Беловка, Яңа Үзи, Сергеевка, Федоровка, Алексеевка авыллары).


Халык участковые өчен безнең httr://www.aksubayevo.ru сайтында 2015 елның 20 сентябренә кадәр тавыш бирергә һәм мәкаләгә шәрехләрдә, участковыйның фамилиясен күрсәтеп, хәбәр калдырырга яки nar.uchastkowyi.aksubayevo2015@yandex.ru электрон тартмага хат юлларга мөмкин.
Беренче этапта җиңүче бәйгенең икенче - республика этабында катнашачак. Үз участковыең өчен тавыш бир.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев