Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Юлларны үзләре салалар

Искеибрайлылар авыл эчендәге юлларны ремонтлауга керештеләр. Иске Ибрай авыл җирлегендә авыл эчендәге юл озынлыгы - 20 километр, монда 25 урам, 630 хуҗалык бар һәм ике мең кеше яши. - Безнең авыл район үзәгеннән ерак урнашкан булса да, соңгы елларда бик күп эшләр башкарылды, суүткәргеч суздылар, урам яктырткычлар урнаштырдылар, спорт мәйданчыгы...

Искеибрайлылар авыл эчендәге юлларны ремонтлауга керештеләр.


Иске Ибрай авыл җирлегендә авыл эчендәге юл озынлыгы - 20 километр, монда 25 урам, 630 хуҗалык бар һәм ике мең кеше яши.
- Безнең авыл район үзәгеннән ерак урнашкан булса да, соңгы елларда бик күп эшләр башкарылды, суүткәргеч суздылар, урам яктырткычлар урнаштырдылар, спорт мәйданчыгы төзеделәр, ФАП, ветеринария пункты, участковый өчен йорт төзелеше ахырына якынлаша. Проблема бары тик юлларда гына, - диде авыл кешесе Әсхәт Мәхмүтов. - Якын көннәрдә күпер аша юл салу тәмамланды. Юл бит машиналар өчен генә түгел, җәяү йөрү өчен дә кирәк.
Эшнең күләмле, ә иң мөһиме, район һәм республика тарафыннан зур чыгымнар тотылачагын яхшы аңлап, искеибрайлылар чиратның юлларга җиткәнен көтеп ятмадылар. Кризис елында да республика һәм район авыл эченә километрдан артык асфальт җәюгә средство тапты, дип билгеләп үттеләр алар - димәк, аның кешеләргә мөһим булуын аңлыйлар.
Искеибрайлылар, зур җыен җыеп, юллар төзүгә средство туплап, авыл эченә үзләре юл салырга керештеләр. Һәм моңа аларны авылның ике өлешен берләштерүче 1200 метрга сузылган юл участогында асфальт япмасы салуга бәйле башланган эшләр рухландырды. Авыл кешеләре әйтүенчә, әлеге участокны алар үзләре генә башкарып чыга алмаслар иде. Районда юллар начар булган торак пунктлар да бар бит әле. Таш түшәлгән юл - сазлык түгел инде, ә каты түшәмәле булып тора.
Без авылны аркылыга-буйга йөреп чыктык, бер урамга вак таш салынган, икенче урамда балчык җәелгән, өченче урамда балчык, вак таш җәю эше төгәлләнгән. Җәйге чорда редакция эшләре буенча авылга килгәндә, автомобиль өчен курыкканыбыз хәтердә - авылда чокырлар урыны-урыны белән ике метр тирәнлектә, ә кайбер урамнарга яңгырлы көннәрдә хәтта трактор да керә алмаган вакытлар бар иде. Җәяүлеләр өй һәм бакчалар буйлап салынган сукмаклардан йөрделәр. Ә машиналары булган кешеләрнең һава торышы начар көннәрдә тимер атларын өйдән берничә километр ераклыкта - авыл үзәгендә калдырулары турында сөйләп торасы да юк. Мәчеткә намазга ашыгучы авыл аксакалларын очраттык.
- Без юлсызлыктан иза чигәбез. Турысын әйтергә кирәк - сазлык иде. Кунакларны, балаларны, оныкларны каршы алу зур проблема, - дип уртаклашты Госман Фәизов. - Бөтен авылдашлар да бишәр мең сум акча җыйдылар, җитмәгәненә яңадан өстәделәр. Безнең халык дус, җомга көнне җыелыш булды, барысы да юл төзелешенә чыктылар, ташларны ваттылар, ком җәйделәр. Шәхси хуҗалыклардан техника җәлеп ителде. Вакыт белән дә, акча белән дә беркем исәпләшмәде. Эшне бер атнада төгәлләделәр. Акча җыюны, төзелеш материаллары һәм транспорт өчен исәп-хисапны аерым кешеләр үз өсләренә алдылар. Пенсионер Сәгадәт Мингалиевага Октябрь урамы халкыннан акча җыюны ышанып тапшырдылар. Аның исемлегендә барысы да төгәл язылган, өй биләмәләре, фамилияләре, акча күләме, машиналар исәбе.
- Ак ташны гына 54 машина керттеләр, - дип уртаклашты Сәгадәт Сәлихҗан кызы. - Беренче тапкыр бишәр мең сум акча җыйдык, аннары тагын бишәр йөз. Авылдашларының юл төзергә алынганнарын белгәч, читтә яшәүче авылдашлар да юл төзелешенә ярдәм иттеләр, аеруча да самаралылар. Барысына да рәхмәт.
Икенче урамда ике ир-ат йөк машинасын ремонтлыйлар. Күршеләр Әмир Хәсәнов һәм Фәнүс Сафиуллин икән... Авылдашлары сүзләренә караганда, нәкъ менә алар халыкны авылда юл төзергә кирәклегенә күндергәннәр һәм үз урамнарында эшне беренчеләрдән булып оештыручылар булганнар.
- Безнең 9 гыйнвар урамындагы юлның озынлыгы 1100 метр, монда 42 өй биләмәсе урнашкан, 300 мең сум җыйдык инде, нигезен тигезләдек, эшлиячәкбез, җитмәсә тагын өстәрбез. Без юл төзүгә керешкәнбез, максат куйганбыз икән, аны ахырына җиткерәчәкбез, - дип әйтте пенсионер Җәүдәт Зәйнуллин.
Бүгенге көндә искеибрайлылар Октябрь урамы буйлап 540 метр юл төзегәннәр, Париж Комуннасы урамына 160 метр, Фруктовая урамына 120 метр, 8 Март урамына 600 метр балчык һәм ком-вак таш катнашмасы җәелгән, 9 гыйнвар урамында юлга балчык түшәлгән, Чавал елгасы аша авылның төньяк өлешен һәм үзәген тоташтыручы Октябрь урамында юл салу дәвам итә. Кооперативная урамында да сазлык юкка чыккан. Ә менә Яр буе урамында 500 метр юлга балчык җәюне авылның шәхси эшмәкәре Илфар Юнысов үз өстенә алган һәм бүгенге көндә бу эшкә нокта да куелган.
Искеибрайлылар авылның чәчәк атуы яклы. Алар энтузиастлар гына түгел, ә кече ватаннарының чын патриотлары да.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев