Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Юл статистикасы

Июль аенда ЮХИДИ хезмәткәрләре тарафыннан район юлларында 419 юл йөрү кагыйдәләрен бозу очрагы теркәлгән. 28 тәртип бозу очрагын полициянең участок уполномоченныйлары билгеләгән. Шулар арасында: 232 йөртүче тизлек режимын арттырган, 66 сы - иминлек каешын каптырмаган, 7 се - тиешле дәрәҗәдә рәсмиләштермәгән транспорт чарасы белән идарә иткән, 9 тапкыр җәяүлеләр яисә...

Июль аенда ЮХИДИ хезмәткәрләре тарафыннан район юлларында 419 юл йөрү кагыйдәләрен бозу очрагы теркәлгән.
28 тәртип бозу очрагын полициянең участок уполномоченныйлары билгеләгән.


Шулар арасында: 232 йөртүче тизлек режимын арттырган, 66 сы - иминлек каешын каптырмаган, 7 се - тиешле дәрәҗәдә рәсмиләштермәгән транспорт чарасы белән идарә иткән, 9 тапкыр җәяүлеләр яисә пассажирлар тарафыннан юл йөрү кагыйдәләре бозылган, 23 шоферның иминиятләштерү кәгазе булмаган, 19 ы - юл билгеләренә буйсынмаган, 7 се - исерек халәттә руль артына утырган, 4 се - юл-транспорт һәлакәте урынын калдырган, 4 се - штраф түләмәгән.
2014 нче елның 7 ае белән чагыштырганда, быел юл-транспорт һәлакәтләреннән матди зыян күрүчеләр саны 67 гә кимегән.
Юл-транспорт һәлакәтләре саны зыян күрүчеләр белән 5 кә, зыян күрүчеләрсез 2 гә арткан. Исерек килеш руль артына утырган өчен җәза бирүнең кырыслануына карамастан, 15 юл-транспорт һәлакәтеннән 7 сенең килеп чыгуына исерек шоферлар гаепле. Июль аенда барлыгы 8 юл-транспорт һәлакәте булган, анда 8 кеше зыян күргән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев