Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Яшь классика яратучылар

"Җанлы классика" сәнгатьле укучылар Бөтенроссия бәйгесенең район этабы җиңүчеләре билгеле булды. Бәйге Аксубайның 1 нче мәктәбендә узды. Ул районның 16 мәктәбеннән 30га якын катнашучыны җыйды. Быел жюри әгъзалары катнашучыларның югары әзерлек дәрәҗәсен билгеләп үттеләр. Алар проза әсәрләрен яттан гына укымадылар, рольга кереп, образны тирәнтен ачып бирә алдылар, тамашачыларны төп геройлар...

"Җанлы классика" сәнгатьле укучылар Бөтенроссия бәйгесенең район этабы җиңүчеләре билгеле булды.
Бәйге Аксубайның 1 нче мәктәбендә узды. Ул районның 16 мәктәбеннән 30га якын катнашучыны җыйды. Быел жюри әгъзалары катнашучыларның югары әзерлек дәрәҗәсен билгеләп үттеләр. Алар проза әсәрләрен яттан гына укымадылар, рольга кереп, образны тирәнтен ачып бирә алдылар, тамашачыларны төп геройлар белән бергә еларга да, көләргә дә мәҗбүр иттеләр. Үз яшь төркемнәрендә Әминә Туктамышева (Түбән Татар Майнасы урта мәктәбе), Иван Муртазин (Чуаш Енорускиносы төп мәктәбе), Екатерина Водышева (Иске Савруш төп мәктәбе), Айназ Сөләйманов (Иске Мокшино урта мәктәбе), Иван Непомнящий (Кәкре Күл урта мәктәбе) иң яхшылар дип танылдылар. Соңгы өч укучыны, иң күп балл җыючылар буларак, жюри төбәк этабында катнашуга сайлады. Төбәк этабын үтеп, Бөтенроссия бәйгесендә җиңү яулап, безнең укучылар приз рәвешендә "Артек"ка юллама алырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев