Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

Якларга өйрәтергә

Россиянең гражданнар оборонасы оешуга 80 ел тулуга багышланган юбилей чараларын үткәрү кысаларында гражданнар оборонасы күнегүләре үтте. Әлеге күнегүләрнең темасы һәм максаты: -башкарма власть һәм җирле үзидарә органнарының гражданар оборонасы буенча беренче чираттагы чараларны үтәүне оештыру; -гражданар оборонасы хезмәтләре җитәкчеләренең гражданнар оборонасы чараларын оештыру һәм аларны үткәрүгә идарә итү мәсьәләләрендә белемнәрен...

Россиянең гражданнар оборонасы оешуга 80 ел тулуга багышланган юбилей чараларын үткәрү кысаларында гражданнар оборонасы күнегүләре үтте. Әлеге күнегүләрнең темасы һәм максаты:


-башкарма власть һәм җирле үзидарә органнарының гражданар оборонасы буенча беренче чираттагы чараларны үтәүне оештыру;
-гражданар оборонасы хезмәтләре җитәкчеләренең гражданнар оборонасы чараларын оештыру һәм аларны үткәрүгә идарә итү мәсьәләләрендә белемнәрен һәм практик күнекмәләрен камилләштерү;
-ТР хезмәтләренең, предприятие һәм оешмаларның район халкын һәм аның территориясен саклауга бәйле реаль әзерлеген тикшерү.
Хәзерге вакытта гражданнар оборонасы - ул халыкны, матди һәм мәдәни кыйммәтләрне хәрби хәрәкәтләр алып бару яки әлеге хәрәкәтләр нәтиҗәсендә килеп чыккан хәвеф-хәтәрдән; шулай ук табигый һәм техноген характерындагы гадәттән тыш хәлләр килеп чыгудан саклау һәм аңа әзерлек чаралары системасы.
Район дәрәҗәсендә 12 гаржданнар оборонасы хезмәте, 24 гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү территориаль система формированиесе, шулай ук шәхси составында 283 кеше һәм җәлеп ителгән 64 берәмлек техника булган гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү бердәм дәүләт системасының 8 функциональ бүлеге оешкан һәм эшли.
Күнегүләр үткәргәндә гражданнар оборонасы хезмәте, предприятиеләр һәм оешмаларның җитәкче составын җыю һәм хәбәр итү эшләнде. Практик чаралар үзәк мәйданда үтте. Күнегүләр вакытында радиацион, химик һәм биологик күзәтү посты тулысынча эшләде. Әлеге хезмәт "Гигиена һәм эпидемиология үзәге"нең Аксубай филиалында һәм ветеринария лабораториясе базасында оешкан. Радиация фонын үлчәү приборлары һәм алымнары күрсәтелде.
Сәүдә һәм туклану ГО хезмәте халыкны азык-төлек һәм азык-төлек булмаган товарлар белән нормалаштырып тәэмин итү, табигый һәм техноген характердагы гадәттән тыш хәлләр аркасында киолеп чыккан нәтиҗәләрне бетерүдә авария-коткару һәм башка кичектергесез эшләрне үткәрү барышында штатта булмаган авария-коткару формированиеләренең шәхси составын тукландыруны тәэмин итү максатларында гражданнар оборонасы буенча чаралар үткәрүгә билгеләнгән. Күнегүләр барышында күчмә азык-төлек һәм кием-салым белән тәэмин итү пунктлары үзәк мәйданда беренчел кирәкле азык-төлек һәм әйберләрне тәкъдим иттеләр. Күчмә тукландыру пункты күнегүләрдә катнашучыларны кайнар ботка һәм чәй белән сыйлады.
Халыкны саклауның төп алымы - эвакуация. Әлеге максаттан районда кабул итү эвакуация пунктлары оешкан. Иске Ильдеряк авыл җирлегендә кабул итү пункты оешты, эвакуация пунктлары рәисләре һәм авыл җирлекләре башлыклары белән семинар-киңәшмә үтте. Искеильдеряклылар үзләренең белемнәрен күрсәттеләр, эвакуацияләнгән халыкны кабул итеп, урнаштырдылар. Эвакуация комиссиясе рәисе Ю.Г.Хәмидуллин барлык авыл җирлекләре башлыкларына эвапунктларны тиешле таләпләр буенча җиһазландырырга боерды.


Күнегүләрдә катнашучылар РФ Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев үткәргән селектор киңәшмәсендә катнаштылар, монда көтелмәгән хәлләргә әзерлек планында кешеләр белән эшләү кирәклегенә басым ясалды. Көн дәвамында янгын частенда халык өчен ачык ишекләр көне үткәрелде. Анда район үзәгеннән 150 гә якын мәктәп укучысы актив катнашты.
Муниципаль районның гражданнар оборонасы җитәкчесе Камил Гилманов көн азагында йомгаклау киңәшмәсе үткәрде, ул анда күнегүләр буенча билгеләнгән бурычларның үтәлүен билгеләп үтте. Күнегүләр нәтиҗәләре буенча район башлыгы Иске Ильдеряк авыл җирлеге башлыгы Валерий Альметкинга, "Татавтодор"ның Аксубай филиалы директоры Фәнис Сафинга, ЦСОН директоры Рузилә Бәшировага, ПЛ-88 директоры Фәрхат Аюповка, "Аксубай МПП ЖКХ" ААҖнең ГО буенча бурычларны хәл итү уполномоченные Владимир Черниковка бүләкләр тапшырды. Шуның белән бергә йомгаклау киңәшмәсендә ЦСОН, Федоровка интернат-йорты, "Хыял" балалар приюты, Мәшгульлек үзәге, шәһәр тибындагы Аксубай бистәсе балалар бакчалары, Карасу, Савгач, Такталы балалар бакчалары, Беловка, Иске Савруш авыл җирлекләренең дә әлеге мәсьәләгә сыйфатлы һәм грамоталы якын килүләре билгеләп үтелде. Шул ук вакытта Шәрбән, Трудолюбово, Сөнчәле, Урмандеево авыл җирлекләре, Беловка балалар бакчасы күнегүләр буенча куелган бурычларны үтәмәүчеләр буларак атап үтелделәр.
Аксубай муниципаль районының ГО җитәкчесе районның гражданнар оборонасы халыкны һәм район территориясен саклауга бәйле чараларны үтәүгә тулаем әзер, дип билгеләп үтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев