Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Яңа җиңүчеләр – яңа исемнәр

Минзәләдә үткән "Авыл яшьләре" VIII җәйге авыл яшьләре уеннарында аксубайлылар алтын урталыкта булдылар. Республиканың 43 районы арасында унбишенче урын-безнең район өчен бу, әлбәттә инде, алтын түгел, тик шулай да мактаулы. Уеннар программасына милли көрәш, канат тартышу, җиңел атлетика, өстәл теннисы һәм хәтта сыер савучылар, механизаторлар бәйгесе һ.б кертелгән иде. -Егерме...

Минзәләдә үткән "Авыл яшьләре" VIII җәйге авыл яшьләре уеннарында аксубайлылар алтын урталыкта булдылар.
Республиканың 43 районы арасында унбишенче урын-безнең район өчен бу, әлбәттә инде, алтын түгел, тик шулай да мактаулы. Уеннар программасына милли көрәш, канат тартышу, җиңел атлетика, өстәл теннисы һәм хәтта сыер савучылар, механизаторлар бәйгесе һ.б кертелгән иде.
-Егерме биш кешедән торган безнең делегация үзен спортның барлык төрләрендә күрсәтте.- дип сөйли яшьләр эше һәм спорт буенча бүлек начальнигы Ленар Галиев.
800 һәм 1,5 метрга йөгерүдә кызларыбыз Диләрә Кадырова һәм Вера Енизиркина беренче урыннарны алдылар. Аксубайлылар шахмат ярышында көндәшләреннән өстен булдылар- узган елларны сигезенче урыннан күтәрелә алмаган булсак, быел-алтынчыда. Һәм бу, әлбәттә инде, яшь тренер Геннадий Горбуновның казанышы.
Чуаш Енорускиносыннан механизатор Владимир Маркинның җиңүе һәркем өчен күңелле вакыйга булды. Ул трактор йөртү буенча бәйгедә дүртенче урынны алды. Ә сыер савучыбыз Гөлфинур Хәмитова җиңел атлетка ярышында өченче урынга лаек булды. Менә бит, физик хезмәт белән чыныккан эшчеләребез спортта да югары уңышларга ирештеләр. Афәрин, дуслар!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев