Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Яңа елны бөтен авыл белән

Заря поселогында яшәүчеләр Яңа елны якты тәэсирләр белән истә калырлык итеп билгеләп үттеләр. Монда яңа елны бөтен авыл белән бәйрәм итү күркәм йолага әверелде. Чыршы урнаштырдылар, аны төрле төстәге уенчыклар һәм утлар белән бизәделәр. Эңгер-меңгер җитү белән чыршы утлары кабына һәм, авыл кешеләрен сөендереп, таң атканчыга кадәр янып тора. Авыл...

Заря поселогында яшәүчеләр Яңа елны якты тәэсирләр белән истә калырлык итеп билгеләп үттеләр.
Монда яңа елны бөтен авыл белән бәйрәм итү күркәм йолага әверелде. Чыршы урнаштырдылар, аны төрле төстәге уенчыклар һәм утлар белән бизәделәр. Эңгер-меңгер җитү белән чыршы утлары кабына һәм, авыл кешеләрен сөендереп, таң атканчыга кадәр янып тора. Авыл кешеләрен яңа 2018 ел белән Урмандеево авыл җирлеге башлыгы Валерий Николаев кайнар котлады. Аларга иминлек, сәламәтлек, бистәнең чәчәк атуын теләде.
Яңа ел программасында кызыклы мизгелләр күп булды. Тамашада балалар да, олылар да катнашты. Зарялылар бер атна алдан кардан төрле сыннар ясадылар. Кыш бабай, Кар кызы һәм ел символы булган Эт кар чанасында бала-чагага бүләкләр алып килделәр (узган еллардагы кебек Гуляковлар гаиләсе авыл балалары өчен 20гә якын яңа ел бүләге әзерләде). Ә яңа ел якынлашканда барысы да бөтен тирә-якны яктыртып атылган салют утларын карарга җыелдылар. Районнан еракта урнашкан кечкенә авылда да тулы канлы тормыш белән яши, тырыш хезмәт куя, ял итә беләләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев