Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Җәй көнендә – кыш турында мәшәкатьләр

“Аксу Агро“ агрофирмасы хезмәтчәннәре республикада беренчеләр рәтендә азык хәзерләүгә керештеләр.

Әмма, һава шартлары бу процесска үзенең төзәтмәләрен кертә. Ләкин җәйге яңгырлар да “яшел конвейер“ны туктата алмый. Игенчеләр азык йортларына төрле үләннәрне ташуны бертуктаусыз тәэмин итәләр. 

“Аксу Агро“ агрофирмасында савым көтүендә 2400 баштан артык сөтлебикә бар.  Кышын терлекләр өчен азык җитәрлек булсын өчен, һәм киләсе җәй сезонына җитсен өчен, хәзердән үк бу турыда кайгыртып куялар. Азык табу звеносы эше ике сменада оештырылган. Ул берүк вакытта “Нур“ һәм “Нива“ бүлекләренең күпьеллык үләннәр кырларында бара. Ике Ибрай авыллары арасында, сөт комплексына каршы, күпьеллык үләннәр участогы урнашкан. Монда төп көч тупланган: печән чабуны азык җыю техникасы башкара, тракторлар эшли, транспорт төяү сәгатен көтә.

“Аксу Агро“ агрофирмасында күпьеллык үләннәр 2200 гектардан артык мәйданны били. Бүгенгесе көнгә 500 гектарга якын мәйдан чабып алынган. Сенаж траншеясына 500 тоннадан артык сусыл азык салынган.

Азык җитештерү – киң күләмле, озак вакытка сузылган эш. Бу эшкә механизаторлар һәм төрле юнәлештәге белгечләр җәлеп ителгән. Нәтиҗәдә – бөтенесе уртак нәтиҗә өчен хезмәт куя. Күпьеллык үләннәрне чабуда Рифкать  Сөләйманов һәм аның кулдашы Фәнис Әхмәтсафин, шулай ук Гомәр Гарифуллин һәм аның кулдашы Азат Миассаров, Рәис Ильязов һәм аның кулдашы Рамил Сөләйманов бер-берләрен алмаштырып эшлиләр. Вячеслав Морозов агрегат-бутагыч белән чабылган печәннәрне әйләндерә, шулай итеп печәнгә тигезләп кибү мөмкинлеген бирә. Вәгыйз Ризванов комбайнда яшел массаны ваклата, сусыл азыкның сыйфатын һәм сакланышын тәэмин итәр өчен анарга кирәкле консервантлар өстәлә. Хуҗалык белгечләре аңлатканча, азыкларның югары сыйфатлы булуын лаборатория тикшеренүләре дә дәлилли. Димәк, кышын терлекләр тулы кыйммәтле азык белән тәэмин ителәчәк. 

Азык ташучылар: Юрий Молоткин, Николай Никоноров, Юрий Ваструков тулы кузовлар белән ахыргы ноктага – сөт комплексының азык йортына юнәләләр.

Үзенчәлекле конвейерның соңгы звеносы – ваклатылган үләнне таптатып тыгызлаучылар. Бу участокта бер-берләрен алмаштырып Хәлил Хәйруллин һәм Тәлгать Яруллин җиң сызганып эшлиләр. Алар ваклатылган үләнне технологик таләпләрне үтәп салалар, тигезлиләр, тиешле кондициягә җиткереп тыгызлыйлар. 

– Беренче чабым – бөтен параметрлар буенча да терлекне ашатуда иң кыйммәтлесе, – дип сөйли азык хәзерләү эшләре өчен җаваплы авыл хуҗалыгы предприятиесе  баш зоотехнигы Рәмис Мусин. – Быелгы үлән торышы үткән елдагыдан калышса да, яхшы масса алу һәм сыйфатлы продукция хәзерләү өмете бар.

– Азык хәзерләү звеносында тәҗрибәле, үз эшләрен яхшы белүче механизаторлар хезмәт куя, – дип ассызыклады агрофирманың генераль директоры Солтан Шәйхуллин. – Алар куелган бурычларны яхшы башкаралар һәм азык хәзерләү буенча яхшы нәтиҗәгә өмет итеп эшлиләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев