Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ветеринар – шәфкатьле һөнәр

Ветеринария тармагы хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үттеләр. Алар иң кирәкле бурычны үтиләр - хайваннар сәламәтлеген кайгырталар һәм халык иминлеген хайваннар тарата торган авырулардан саклыйлар. Республика күләмендә безнең район имин санала (күрше районнарда хайваннар арасында куркыныч авыруларның таралуы күзәтелә). Бу ветеринария коллективында үз һөнәрләренә тугры калган чын осталар эшләве хакында сөйли....

Ветеринария тармагы хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үттеләр.


Алар иң кирәкле бурычны үтиләр - хайваннар сәламәтлеген кайгырталар һәм халык иминлеген хайваннар тарата торган авырулардан саклыйлар. Республика күләмендә безнең район имин санала (күрше районнарда хайваннар арасында куркыныч авыруларның таралуы күзәтелә). Бу ветеринария коллективында үз һөнәрләренә тугры калган чын осталар эшләве хакында сөйли.
- Бездә һәркем һөнәри эшчәнлектә үрнәк булып тора, - дип берләшмә хезмәткәрләрен сурәтләде аларның җитәкчесе Сәмигулла Мостафин. Районга 24 ветеринар табиб, 16 фельдшер хезмәт күрсәтә. Һәркем бердәм эшкә үз урынында өлеш кертә. Дәвалау процедуралары, җәмәгать һәм йорт терлекләре сәламәтлеге торышына анализлар, профилактик чаралар үткәрү белән беррәттән, берләшмә ветеринарлары песи һәм этләрне дә дәвалыйлар. Җирле "айболит"лар дүрт аяклы дусларыбызны дәвалау, авыруларны кисәтү буенча файдалы киңәшләр бирәләр һәм консультацияләр үткәрәләр.
Һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан Сәмигулла Хәбибулла улы ветберләшмәнең иң оста хезмәткәрләрен билгеләп үтте. Алар арасында директор урынбасары Айгөл Нәфигина, ветеринария табибы ветеринария-санитария белгече Валентина Карпухина, ветфельдшерлар Ирина Сандимирова, Нина Гурьянова бар. Авыл хуҗалыгы предприятиесенең баш ветеринария табибы Илнур Сәгыйтов "Сөт иле Аксу" агрофирмасы сөтчелек производствосы үсешенә зур өлеш кертә. Аның хезмәттәше Александр Мясников "Сөт иле Аксу" агрофирмасының Карасу бүлегендә намуслы хезмәт куя. Эшчәнлекнең төп юнәлеше - шәхси секторга хезмәт күрсәтү. Ә шәхси хуҗалыклардагы маллар, аеруча сыерлар саны, елдан-ел арта бара. Терлекләрнең сәламәтлеген күзәтү буенча биш участок ветеринария пункты комплекслы эш алып бара. Участок ветеринарлары үз бурычларын уңышлы башкаралар. Ветеринарлар Валерий һәм Любовь Храмовларның гаилә династиясен мактау сүзләре белән искә алмый булмый, алар Савруш участогына хезмәт күрсәтәләр. Емелькино участогыннан аталы-уллы Петр Алексеевич һәм Николай Ямановлар карамагында берничә авыл җирлеге. Иске Тимошкино җирлегендә хезмәт күрсәтү бурычы югары куелган. Монда веттабиб Фәрхат Алимбеков һәм ветфельдшер Николай Овчинников хезмәт күрсәтәләр. Рөстәм Мотыйгуллин Яңа һәм Иске Ибрай авылларындагы терлекләрнең сәламәтлеген күзәтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев