Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Ветераннар – патриотик тәрбия турында

Район ветераннар советының чираттагы утырышы яшьләргә ветеран оешмаларының рухи-патриотик тәрбия бирүдәге роленә багышланды. Киңәшмәгә авыл ветераннар советы рәисләре, шулай ук оешма һәм район идарәсе җитәкчеләре җыелды. Гадәткә кергәнчә, пленумда катнашучылар вафат булган ветераннарны бер минутлык тынлык белән искә алдылар. - Киләчәктә нинди буынның алмашка килүе күп очракта безнең хезмәттән чыгып...

Район ветераннар советының чираттагы утырышы яшьләргә ветеран оешмаларының рухи-патриотик тәрбия бирүдәге роленә багышланды.


Киңәшмәгә авыл ветераннар советы рәисләре, шулай ук оешма һәм район идарәсе җитәкчеләре җыелды. Гадәткә кергәнчә, пленумда катнашучылар вафат булган ветераннарны бер минутлык тынлык белән искә алдылар.
- Киләчәктә нинди буынның алмашка килүе күп очракта безнең хезмәттән чыгып бәяләнә, - дип белдерде, форумны ачып, район ветераннар советы рәисе Евгений Копонев. - Безнең мәгариф бүлеге, музейлар, китапханә бүлекләре белән ныклы элемтәдә торуыбыз яшь буынга тарихны яхшырак белергә һәм аңларга ярдәм итә. Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарның, шулай ук сугыштан соң үлгән фронтовикларның, күмәкләштерү елларында репрессияләнгән якташларыбызның исемнәрен мәңгеләштерү буенча зур эшләр башкарылды.

Евгений Петрович билгеләп узганча, ветеран оешмаларының яшь егетләрне армиягә озату кичәләрендә катнашуы һәм аларның безнең егетләр хезмәт иткән хәрби бүлекләр белән тыгыз элемтәдә торуы мөһим роль уйный. Бу егетләребезгә Ватан сүзенең мәгънәсен тирәнрәк аңларга һәм ныклы терәк барлыгын тоярга мөмкинлек тудыра.
Отставкадагы генерал майор Анатолий Молоствов күптән түгел барлыкка килгән көнбатыш гаскәрләр төркемендә хезмәт иткән сугышчыларның иҗтимагый берләшмәсе эшчәнлегенә тукталды.

- Көнбатыш гаскәрләр төркеме ветераннары союзы эшчәнлегенең төп юнәлешләренең берсе - яшь буынга хәрби-патриотик тәрбия бирү, - дип ассызыклады ул. - Ил мәнфәгатьләрен яклап, көнбатыш дәүләт чикләрендә хезмәт юлы узган хәрбиләрнең моның өчен барлык мөмкинлекләре бар.
- Чакырылыш вакытына яшь егетләр тулаем хезмәт итәргә әзер торсын өчен алар белән балалар бакчаларында һәм мәктәпләрдә үк кызыксындыру чаралары үткәрергә кирәк, - диде район хәрби комиссары Рәшит Фәсхетдинов. Мөмкинлектән файдаланып, ул ветераннар советына, шәхсән Федор Васюткин һәм Евгений Копоневка чакырылыш комиссиясе эшендә һәм армиягә китүчеләрне тантаналы озатуда актив катнашканнары өчен чын йөрәктән рәхмәт белдерде.
Өлкән буын вәкилләре - актив һәм күмәк эш өчен җан атучы халык. Авыл активистлары үзләрен борчыган мәсьәләләр белән уртаклаштылар.

- Язгы-көзге пычракта юл булмау сәбәпле, авыл үзәгендәге кибеткә ипине дә вакытында китереп җиткерә алмыйлар, - дип борчылды Такталы авылыннан Хәлим Әхмәтҗанов.
- Безнең авыл проблемалары: җәй көне су юклык, начар юллар, мәктәп капиталь ремонтка мохтаҗ, - дип бүлеште Иске Ибрайдан Рәхимҗан Ярмөхәммәтов. Алар үзләренең сорауларына рәсми затлардан җаваплар да алдылар.

- Безнең алда олы бурыч тора - Җиңүнең 70 еллыгын лаеклы дәрәҗәдә билгеләп үтү, - дип халыкка мөрәҗәгать итте Камил Гилманов. - Моның өчен районда күп эшләр башкарыла. Район җитәкчесе районның бүгенге торышы турында сөйләде: икътисад буенча район тотрыклы күрсәткечләргә иреште, соңгы елларда төзелеш өлкәсендә дә рекордлы нәтиҗәләр күренә, терлекчелек һәм игенчелек буенча да күрсәткечләр яхшы. Ул чын күңеленнән ветераннарга район тормышында катнашканнары, яшьләрне тәрбияләүгә зур өлеш керткәннәре өчен рәхмәт белдерде. Ветераннар форумы иң актив ветераннарны һәм юбилярларны бүләкләү тантанасы белән тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев