Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Вакытында түләргә кирәк

Район халкы коммуналь хезмәтләр өчен вакытында түләргә тиеш. Бу хакта Идарә итү компаниясе һәм хезмәт күрсәтү хезмәте вәкилләре катнашында район башлыгы каршында үткәрелгән чираттагы киңәшмәдә сөйләделәр. - Безне хезмәтләр өчен түләүләрнең начар баруы борчый. Шуңа бәйле рәвештә, район күләмендә хезмәт күрсәтүчеләргә булган бурычларны район үз кереме исәбеннән түләргә мәҗбүр була,...

Район халкы коммуналь хезмәтләр өчен вакытында түләргә тиеш.



Бу хакта Идарә итү компаниясе һәм хезмәт күрсәтү хезмәте вәкилләре катнашында район башлыгы каршында үткәрелгән чираттагы киңәшмәдә сөйләделәр.
- Безне хезмәтләр өчен түләүләрнең начар баруы борчый. Шуңа бәйле рәвештә, район күләмендә хезмәт күрсәтүчеләргә булган бурычларны район үз кереме исәбеннән түләргә мәҗбүр була, - дип сөйләде башкарма комитет җитәкчесе Анатолий Горбунов. Шунысын гына әйтик, бүгенге көндә су өчен аксубайлыларның бурычы 35 мең сум тәшкил итә. Идарә компаниясенең коммуналь хезмәтләргә бурычы (су + канализация) - 1 миллион 700 мең сум. 1 нче июньгә энергетикларга булган бурыч күләме 324 мең сумга тиң.


Һава торышы коры, эссе булу сәбәпле, су берничә тапкыр күбрәк сарыф ителә. Су өчен исәпләвеч буенча түләүчеләр үзләре файдаланган күләм өчен генә түлиләр. Ә инде исәпләвеч куелмаган фатир, йорт хуҗалары, мунчада, терлекләрен эчергәндә кулланган суны да кертеп, норматив буенча түлиләр.
Су биреп кенә калмыйча, электр энергиясен дә шактый гына күбрәк сарыф итеп, суэтем башнялары тулы куәткә эшли.


- Аңлыйм, зур булмаган сумманы һәркем дә ай саен түләргә теләмидер, аңа вакыт җитми, шуңа да бурыч тупланмасын өчен иң яхшысы бер кварталга алдан түләп кую кулайрак, - дип киңәш бирде башкарма комитет җитәкчесе. - Җитмәсә, ялга чыккач, күпчелек кешеләр районнан ераккарак китәләр. Түләүләрне тоткарламыйча, ай саен кертегез. Июнь ае төгәлләнергә, өч кенә көн калды - коммуналь хезмәтләр өчен түләү кертергә ашыгыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев