Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Уйнаргамы саф, һавада йөрергәме?

Балаларны компьютер артыннан ничек чыгару проблемасы өстеннән "Шәфкать" ЦСОНның гаиләләргә һәм балаларга ярдәм итү бүлеге психологы Татьяна Семенова күптәннән эшли инде. Бу эштә "Гасырларны берләштерүче җеп" дип аталган чара беренче карлыгач булды. - Безнең максатыбыз - балаларны урамда уйный торган уеннар белән таныштыру, ә иң мөһиме - аларны уйнарга өйрәтү,...

Балаларны компьютер артыннан ничек чыгару проблемасы өстеннән "Шәфкать" ЦСОНның гаиләләргә һәм балаларга ярдәм итү бүлеге психологы Татьяна Семенова күптәннән эшли инде.


Бу эштә "Гасырларны берләштерүче җеп" дип аталган чара беренче карлыгач булды.
- Безнең максатыбыз - балаларны урамда уйный торган уеннар белән таныштыру, ә иң мөһиме - аларны уйнарга өйрәтү, - дип әйтте Татьяна Семенова. - Без бөтен командабыз белән бала чакта уйнаган уеннарны искә төшердек. Һәм дә тулы бер исемлек хасил булды. Аннан соң, кагыйдәләрен, уен барышында әйтелә торган сүзләрне искә төшердек, кыскасы, тәнебез-җаныбыз белән балачакка чумдык.

Социаль ярдәм күрсәтү үзәге "яшь гвардиячеләр" волонтерларын да ярдәмгә чакырды. Женя, Эльвира, Катя берсүзсез ризалаштылар һәм әлеге чараны оештырырга булыштылар. Спорт мәйданчыгына күп халык җыелды. Чарага килүчеләр арасында 4-15 яшьлек балалар килү аралашуны бераз кыенлаштырды, әлбәттә. Әмма волонтерлар балаларны башта - команда, ә аннан соң аерым уеннарга җәлеп итә алдылар. Кайбер балаларның урамда уйнала торган гади уеннарны да белмәүләре ачыкланды.

Таныш булган уен әйтәмәләрен ишетеп, хәтта узып баручылар да кызыксынып карап тордылар.
- Күптән, җиде еллаптыр инде, үзем яшәгән урамда бу әйтәмәләрне ишеткәнем юк иде, - дип әйтте узып баручыларның берсе.

- Элек урамнарда балалар тавышы караңгы төнгә кадәр тынмый иде бит.

Чарада катнашучы балалар бераз югалып калган кебек тә, шатлыклы кебек тә тоелдылар.

- Мин компьютер артында озак утырмыйм, футбол һәм спортның башка төрләре белән шөгыльләнәм, ә менә бүтән уеннар барлыгын бүген генә белдем, - дип сөйли ун яшьлек малай. - Миңа бик тә ошады. Хәзер урамда яшәүче бөтен дусларымны өйрәтәчәкмен.
Очрашу соңында уеннарда катнашучыларга ЦСОН хезмәткәрләре бүләкләр тараттылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев