Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Урманчылар тырышлыгы белән урманнар торгызыла

Сентябрьнең өченче якшәмбесендә традицион рәвештә урман тармагы хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр. Аксубай урманчылыгында бәйрәм кәефе сизелә. Быел әлеге тантана алдыннан Казанда, эшләр күргәзмәсе, үз эшчәнлекләре нәтиҗәләрен тәкъдим итү белән, урманчыларның күләмле форумы була. Шуның өчен әлеге атна урманчылар өчен аерым мәшәкатьле булды. -Төп бәйрәмебезне без куелган бурычларның үтәлешен...

Сентябрьнең өченче якшәмбесендә традицион рәвештә урман тармагы хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр.


Аксубай урманчылыгында бәйрәм кәефе сизелә. Быел әлеге тантана алдыннан Казанда, эшләр күргәзмәсе, үз эшчәнлекләре нәтиҗәләрен тәкъдим итү белән, урманчыларның күләмле форумы була. Шуның өчен әлеге атна урманчылар өчен аерым мәшәкатьле булды.

-Төп бәйрәмебезне без куелган бурычларның үтәлешен тоеп, сөенечле мохиттә каршылыйбыз, - диде Аксубай урманчылыгы җитәкче-лесничие Рөстәм Гатин. - Эшнең барлык төрләре буенча да безнең күрсәткечләребез яхшы. Шуның белән беррәттән безнең тармакта күп кенә кыен, катлаулы хәлләр дә күзәтелде. Коллектив эшне алып бару осталыгын күптапкыр исбатлады. Аксубай урман хуҗалыгы урманнарны тәрбияләү, кисү бурычын тулы күләмдә үти, урманнарны торгызу, яклау һәм саклау чаралары үткәрә.

Производство эшләре

Урман хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан бүлекләр эшчәнлегенә бәя бирүдә исәпкә алынган төп фактор - Алабуга урман эшкәртү заводы үзагач ташу план-заданиесен үтәү. Соңгы елларда ул Аксубай урман хуҗалыгы өчен ышанычлы партнерга әйләнде. Завод, даими клиент буларак, урман хуҗалыгының финанс тотрыклылыгын тәэмин итә. Моннан әлеге предприятиегә алга таба эшкәртүгә түбән сыйфатлы үзагач озатыла. Бер елга үзагач тәкъдим итү күләме 10 мең кубометрга кадәр тәшкил итә. Урман хәзерләүгә барлык өч участок урманчылыгы һәм чимал тәкъдим итү буенча барлык төп эшләрне башкарган Аксубай урман хуҗалыгының үзәк базасы (җитәкчесе - Геннадий Артамонов) җәлеп ителгән.

Урман кисүдә үз эшчеләреннән тыш, килешү буенча алынган сезонлы хезмәткәрләр дә катнаша. Урман хәзерләүчеләр - бертуган Макаровлар бригадасы нәтиҗәле эшли, әлеге бригаданы Николай Макаров җитәкли. Килешәсездер, бу бик зур көч таләп иткән авыр процесс, моны һәркем дә булдыра алмый. Шуның өстенә аларның эш графигы да катгый, яллар булмый диярлек. Урманчылык җитәкчесе, манипуляторлар белән җиһазланган КамАЗ машиналары йөртүчеләре Сергей Удиряковның һәм Сергей Демьяновның уртак эшкә үз өлешләрен кертүләрен аерым билгеләп үтте.

Аксубай урман хуҗалыгы мәйданы 30 мең гектарга якын. Шуның унике мең гектарга якыны - Чабаксар урманчылыгына, тугыз мең гектарга якыны - Аксубай урманчылыгына, сигез мең алты йөз гектары Ибрай урманчылыгына туры килә.

Хәлдән чыгу юлын тапканнар

Соңгы елларда аномаль эсселектән, агачларның кибеп коруы дәвам итә. Бу кире кайтмас процесс, һәм иң мөһиме, кеше аңа каршы тора алмый. Әмма урманчылар әлеге хәлдән чыгу юлын тапканнар. Алар корыган агачларны кисәләр. Башка үзагачлар кебек үк, корыган агачлар да сату өчен кулланыла. Ә киселгәннән соң бушап калган мәйданнар яшь үсентеләр утыртуга әзерләнә. Берничә елдан соң мондый участокларда, табигатькә экологик проблемаларга каршы торуда ярдәм итеп, яшь агачлар пәйда була.

Яңа урманнар үсә

Урманнарны торгызу - тармакның мөһим һәм өстенлекле бурычларының берсе. Республика, хәтта районда җирле билгеләнештәге барлык юллар да кар саклагыч юл яны урман полосалары белән каймалап алынган. Алар - районның үзенчәлекле визит карточкасы. Юл яны полосалары - республикада иң яхшылары. Моны ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы җитәкчеләре дә билгеләп үттеләр. Урманчылар көче белән ел саен эрозиягә каршы үсентеләр утыртыла.Быелгысы язда район территориясендә эрозияле туфракка - 28 гектардан артык һәм урман фондындагы 28 гектар мәйданга яңа урманнар утыртылды. Вакыт үтәр, бүген утыртылган нарат, чыршы, имән агачлары шаулап үсеп китәр.

Парклар һәм

скверлар яшелләнә

2015 ел, Татарстан Президенты Әмере белән, Парклар һәм скверлар елы дип аталды. Һәм Аксубай урманчылыгы әлеге акциядә зур җаваплылык белән катнаша. Урман хезмәткәрләре тырышлыгы белән район үзәге, торак пунктлар йөзе матурая. Участок урманчылыклары питомникларында үстерелгән яшь миләш, чыршы һәм башка агачлар Аксубай үзәген ямьләндереп тора. Бүген дә, Аксубайда нинди булса да яңа объект («Кояшкай» балалар бакчасы, «Дельфин» йөзү бассейны, Батырлар аллеясе) пәйда булуга, аның территориясенә тиешле тәртиптә агачлар утыртыла. Көзен һәм язын урман утырту көннәре оештырыла. Быел урманчылык питомниклары Аксубай, Яңа Чишмә һәм башка районнарга 150 мең төп төрле агач үсентесе сатты.

Үсентеләрне тәрбияләп үстерүдә Аксубай урманчылары алдынгы фәнни технологияне кулланалар. Ә соңгы елларда утырту өчен ябык тамыр системасы материалларын куллану киң файдаланыла. Бу үсентеләрнең югары сакланышына ирешүдә ярдәм итә.

Аксубай урманчылыгы территориясендә ике питомник эшли. Чабаксар участок урманчылыгында - өч гектарга якын, Аксубай урманчылыгында 10 гектар. Питомникларда дистәдән артык төрдәге: нарат, чыршы, каен, имән, миләш, пирамида сыман тирәк, мамыксыз тирәк, сәрви агачы, карлыган һ.б. үстерелә.

Чын осталар

Хезмәттә уңышларга ирешү кешеләргә, аларның эшкә ничек якын килүенә бәйле. Урманчылыкта үз эшләренә бирелгән кешеләр эшли. Җитәкче урынбасары Юрий Сазонов, Чабаксар участок урманчылыгы лесничие Николай Горбуновның хезмәт тәҗрибәләре зур. Алексей Данилов һәм Илдар Хәмидуллин җитәкләгән Аксубай, Ибрай участок урманчылыклары коллективлары мактау сүзләренә лаек. Участок урманчылыклары табигатьне саклауга юнәлдерелгән барлык акцияләрдә дә актив катнашалар.

-Һөнәри бәйрәм алдыннан тармак ветераннарын күңел җылысы белән искә алабыз, - дип дәвам итте Рөстәм Гатин. - Безнең хөрмәтле ветераннарыбыз - элеккеге җитәкче Вячеслав Мастриков, шулай ук Александр Ильмухин, Лидия Емельянова, элеккеге баш лесничий Николай Якимов, Евдокия Тимочкина, Надежда Белова һәм гомерләрен урман байлыкларын арттыруга багышлаган башка бик күпләрне ихластан бәйрәм белән котлыйбыз.

7 гектар мәйданда безнең төбәк өчен сирәк төр агач булып саналган карагач үстерелә, аны урманчылар ярты гасыр элек утырта башлаганнар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев