Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Урамнар яктырачак

Татарстанның торак пунктларын яктырту буенча республика президенты программаларын гамәлгә ашыру кысаларында урамнарны яктыртуга ел саен районда биш миллион сум акча тотыла. Эш һава линияләренә СИП (изоляцияләнгән үткәргечләр) кулланып реконструкция үткәрелгән һәм яктырткыч линияләр бөтенләй булмаган торак пунктларда алып барыла. 2014 елда районның сигез торак пунктында - Аксубай, Түбән Баланда, Ерепкино,...

Татарстанның торак пунктларын яктырту буенча республика президенты программаларын гамәлгә ашыру кысаларында урамнарны яктыртуга ел саен районда биш миллион сум акча тотыла.



Эш һава линияләренә СИП (изоляцияләнгән үткәргечләр) кулланып реконструкция үткәрелгән һәм яктырткыч линияләр бөтенләй булмаган торак пунктларда алып барыла.


2014 елда районның сигез торак пунктында - Аксубай, Түбән Баланда, Ерепкино, Яңа Ибрай, Иске Кыязлы, Иске Савруш, Такталы, Шәрбәндә урамнар яктыртылды. Өч километрдан артык озынлыкта яңа электр үткәргечләр сузылды, югары вольтлы 8 идарә шкафы, 332 яктырткыч урнаштырылды.
Ун торак пункт - Татар Сөнчәлесе, Чуаш Енорускиносы, Трудолюбово, Яңа Дума, Беловка, Карасу, Сидул-Ерыклы, Аксубай, Иске Ибрай, Заря 2015 елда һава электр үткәргечләренә реконструкция үткәрелгәннән соң кабат урамнарны яктырту программасы планына кергән. Ә бу 17 километрдан артык озынлыкта изоляцияләнгән үткәргечләрне (СИП) монтажлау, югары вольтлы 11 идарә шкафы һәм 167 яктырткыч урнаштыру. Электр тапшыру линияләрен монтажлау эшен "Энергостройсервис" ҖЧҖ башкарды.


-2015 елда урамнарны яктыртуны кабат яңартуга бәйле программаны тормышка ашыру буенча төзелеш-монтажлау эшләре төгәлләнгән, күрсәтелгән торак пунктларда аларны тоташтыру өчен авыл җирлекләре башлыклары белән документларны рәсмиләштерү процессы бара, - дип сөйли Аксубай электр челтәрләре башлыгы Марат Сруртдинов.


Бүген шулай ук Аксубайда 10 кВ бүлгеч челтәрләрне реконструкцияләү - Пушкин урамында зур кирпеч ЗТП бинасы урынына ике ЛЭП-10 кВ сыемлы уңайлы КТПга алмаштыру эшләре алып барыла. Пушкин, Золин урамнары буенча тапшыру линияләрен СИПка монтажлау үткәрелгән. ЛЭПны алмаштыру мөмкин булмаган урыннарда югары вольтлы һава линияләре алмаштырыла, катлаулы урыннарда үткәргечләр ,тышкы яктан горизонталь бораулау юлы белән кабельле линияләргә күчерелеп, җир астыннан сузыла. Әлеге тәҗрибә яңа төзелгән объектлар йөзү бассейны, "Кояшкай" балалар бакчасына электр үткәргәндә кулланылды.


Бүгенге көндә алып барылган эшләр шәһәр тибындагы Аксубай бистәсенең Сөлчә, 1 нче Набережная, 2 нче Набережная, Дружба урамнарындагы торак зона буенча үткән ЛЭПны монтажлау һәм Аксубайны электр энергиясе белән тәэмин итүнең ышанычлылыгын арттыру мөмкинлеге бирә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев