Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Урак алдынгыларына – Рәхмәт хатлары

Район кырларында урып-җыю эшләре кызу темплар белән бара. Районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе һәр 5 көн саен комбайнчылар эшенә нәтиҗә ясый. Беренче 5 көнлек күрсәткечләре буенча урып-җыю эшләрендә катнашучылар арасыннан иң-иңнәр ачыкланды. Һәм уракның беренче батырларына район башлыгы Камил Гилмановтан Рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. Шулай ук 5...

Район кырларында урып-җыю эшләре кызу темплар белән бара.
Районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе һәр 5 көн саен комбайнчылар эшенә нәтиҗә ясый.
Беренче 5 көнлек күрсәткечләре буенча урып-җыю эшләрендә катнашучылар арасыннан иң-иңнәр ачыкланды. Һәм уракның беренче батырларына район башлыгы Камил Гилмановтан Рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Шулай ук 5 көнлек нәтиҗәләре буенча бөртекле культураларны чаптыруда аерылып трган игенчеләр дә билгеле булды. Алар арасында "Аксубай" агрофирмасы хезмәтчәне Әдип Гелметдинов та бар. Бу вакыт эчендә ул 266 гектардан бөртекле культураларны чаптырды. Шулай ук аның хезмәттәше Рәдис Гайнатуллинның да бөртеклеләрне чаптыру күрсәткече яхшы. Әдип Исмәгыйль улы һәм Рәдис Сөләйман улы - тәҗрибәле игенчеләр. Алар Такталы авылында яшиләр, уракны көзге арыш һәм арпа кырларында башлаганнар. (Алар чаптырган көзге арыш участогында без килгәндә эш кайный иде - җыйгыч таккан комбайннар артыннан ук махсус агрегатлар белән тракторлар саламны төргәкләргә төрделәр). Такталы авылы янәшәсендәге басуга районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Миниршат Алимов мактаулы миссия белән килде. Ул Әдип Гелметдиновка һәм Рәдис Гайнатуллинга игеннәрне чаптыруда ирешкән югары күрсәткечләре өчен ихлас рәхмәт сүзләре белдерде һәм район башлыгы исеменнән Рәхмәт хатлары, кыйммәтле бүләкләр тапшырды.
- Әдип Гелметдинов һәм Рәдис Гайнатуллин - агрофирманың иң алдынгы игенчеләре, - дип сөйли "Аксубай" АФ җитәкчесе Әхнәф Сөниев. - Алар ышанычлы, эшкә җаваплы кешеләр. Егетләргә теләсә кайсы вакытта таянырга була һәм ышанам, беркайчан да сынатмаячаклар.
- Без башкарган эштә аерым бернәрсә дә юк, - диләр комбайнчылар. - Без намус белән эшләргә күнеккән инде.
Бүләкләү тантанасы вакытны күп алмады. Бу очрашу игенчеләр өчен көтелмәгән вакыйга булды, ә рәсми төстә рәхмәт белдерү, бүләкләр алуны алар сюрприз буларак кабул иттеләр.
Бүләкләр алып, җитәкчеләр белән аралашканнан соң, комбайнчылар горур атлап үзләренең кыр кораблары янына ашыктылар - урак өстендә һәр минут исәптә бит.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев