Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Уллары сөендерә

Яңа Мокшинода яшәүче Елена Владимировна һәм Геннадий Наумовларның биш балалары. Өлкән уллары техникумда укып, белгечлек алырга өлгергәннәр. Шулай туры килә инде, ике улларын - Володя һәм Генаны алар узган елның декабрендә бер көнне армиягә озатканнар. Туганың янәшәдә булганда, хезмәт тә җиңел, әти-әнинең дә күңелләре тыныч. Егетләр Ростов өлкәсендә хезмәт итәләр....

Яңа Мокшинода яшәүче Елена Владимировна һәм Геннадий Наумовларның биш балалары.



Өлкән уллары техникумда укып, белгечлек алырга өлгергәннәр. Шулай туры килә инде, ике улларын - Володя һәм Генаны алар узган елның декабрендә бер көнне армиягә озатканнар. Туганың янәшәдә булганда, хезмәт тә җиңел, әти-әнинең дә күңелләре тыныч. Егетләр Ростов өлкәсендә хезмәт итәләр. Владимир хәрби машинага идарә итсә, бер яшькә кече энесе Геннадийның вазыйфасы башка. Алар әти-әниләренең хәер-фатыйхасын истә тотып, намуслы хезмәт итәләр. Уллары хезмәт иткән частьтән килгән ике рәхмәт хаты моңа дәлил булып тора.


Командирлары Владимир һәм Геннадийның хәрби бурычны намус белән үтәүләре, хәрби хезмәт отличниклары булулары, командование тарафыннан күпсанлы бүләкләр алулары турында язганнар һәм шундый ир-егетләр тәрбияләп үстергәннәре өчен ихластан рәхмәт белдергәннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев