Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Укытучыларга – чын күңелдән

Укытучылар көнендә һава торышы аяз, кояшлы булды. Бу көнне районның иң яхшы укытучылары район Мәдәният йорты залында җыелды. Чәчәкләр бәйләме, елмаюлы йөзләр, шатлык-сөенечләргә бай иде бу көн. - Укытучы һөнәре изге дә, мәрхәмәтле дә, - дип әйтте район укытучыларына мөрәҗәгать итеп район башлыгы Камил Гилманов. - Сез белем биреп кенә...

Укытучылар көнендә һава торышы аяз, кояшлы булды.



Бу көнне районның иң яхшы укытучылары район Мәдәният йорты залында җыелды. Чәчәкләр бәйләме, елмаюлы йөзләр, шатлык-сөенечләргә бай иде бу көн.


- Укытучы һөнәре изге дә, мәрхәмәтле дә, - дип әйтте район укытучыларына мөрәҗәгать итеп район башлыгы Камил Гилманов. - Сез белем биреп кенә калмыйсыз, балаларга күңел җылысы да бүләк итәсез.


Район җитәкчесе соңгы елларда район ирешкән казанышларга тукталып, мәктәпләр, балалар бакчаларын яңарту, белем бирү, тәрбияләү процессы шартларын яхшырту буенча эш алдагы елларда да дәвам ителәчәк, дип билгеләп үтте. Залда утыручылар алкышына күмелеп, Камил Гилманов районның иң яхшы укытучыларына бүләкләр тапшырды.


Укытучы көне - үзенчәлекле бәйрәм. Һөнәре буенча табиб, рәссам, музыкант булуына карамастан, ул һәркемгә кагыла. Чөнки һәр кеше кайсыдыр укытучының элеккеге укучысы. Шул исәптән, башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Сергей Александров та. Һәм әлеге истәлекле бәйрәм көнендә ул яраткан укытучылары Нина Тимочкина, Галина Терентьеваны (алар мәрхүмәләр инде) искә алды.


Мәгариф бүлеге җитәкчесе Әминә Вәлиуллина мәгариф министры Энгель Фәттаховның Укытучылар көне уңаеннан җибәргән тәбрикләү хатын укыды. Быелгысы ел Әминә Вәлиуллина өчен аеруча әһәмиятле һәм юбилей елы. Ә инде аның коллегаларына мөрәҗәгать иткән сүзләре залда утыручыларның күңел кылларын тибрәндерде.


- Сезнең белән бергә эшләвемә бик тә куанам, - дип әйтте ул.


Көчле алкышлар астында сәхнәгә мәгариф бүлеге җитәкчесе урынбасары Гөлнур Идиятова күтәрелде. Сәбәбе - Гөлнур Раузетдин кызы шушы көннәрдә генә туган көнен билгеләп үтте. Шул уңайдан тәбрикләүләр кабул итеп һәм мөгаллимнәрне һөнәри бәйрәмнәре белән котлап, рәхмәтен белдерде һәм аларның иң яхшыларын билгеләп үтте.


Мәгариф бүлеге җитәкчесе урынбасары Дмитрий Павлов, Аксубай балалар сәнгать мәктәбе директоры Галина Сруртдинова, ДЮСШ директоры Нияз Хисмәтов, район китапханәсе директоры Ирина Телешева да район мөгаллимнәрен һөнәри бәйрәмнәре белән тәбрикләделәр. Балалар сәнгать мәктәбе укучылары Укытучылар көненә багышланган чараны үзләренең җыр-биюләре белән бизәделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев