Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

УФАС гражданнарны кабул итте

Аксубайлыларга ТР буенча монополиягә каршы федераль хезмәт идарәсенә турыдан-туры сораулар бирү мөмкинлеге туды. Чәршәмбе көнне Россия ФАСның ТР буенча идарә җитәкчесе урынбасары Рузалин Хәбибуллин Аксубайдагы күпфункцияле үзәктә гражданнарны кабул итте. Ул үзе билгеләп үткәнчә, елына бер тапкыр Россия ФАСыэшмәкәрләр, бизнес берлеге һәм халык белән очрашу максатыннан, Татарстан районнарына чыгуны оештыра....

Аксубайлыларга ТР буенча монополиягә каршы федераль хезмәт идарәсенә турыдан-туры сораулар бирү мөмкинлеге туды.


Чәршәмбе көнне Россия ФАСның ТР буенча идарә җитәкчесе урынбасары Рузалин Хәбибуллин Аксубайдагы күпфункцияле үзәктә гражданнарны кабул итте.
Ул үзе билгеләп үткәнчә, елына бер тапкыр Россия ФАСыэшмәкәрләр, бизнес берлеге һәм халык белән очрашу максатыннан, Татарстан районнарына чыгуны оештыра.
-Сезнең районга килгәндә, безнең хезмәт тарафыннан Аксубай районына дәгъва юк, бөтен мәсьәлә дә эшче тәртиптә хәл ителә. Моны бүгенге көн дә исбатлады. Безгә кергән һәр сорау да, һичшиксез,каралачак һәм алар буенча карарлар кабул ителәчәк, - дип билгеләп үтте хәбәрчебез белән әңгәмә барышында Рузалин Рамилович.
Кабул итүгә килүче муниципаль учреждение хезмәткәрләрен товар кайтаруга, заказлар урнаштыруга, дәүләт һәм муниципаль ихтыяҗлар өчен эшләр башкару, хезмәтләр күрсәтүгә багышланган мәсьәләләр кызыксындырды.
Районга килү уңаеннан УФАС вәкиле район башлыгы Камил Гилманов белән дә очрашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев