Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Участок сайлау комиссиясе әгъзаларын өйрәттеләр

Татарстанның Үзәк сайлау комиссиясе вәкилләре безнең районның участок сайлау комиссиясе әгъзалары өчен семинар-уку үткәрделәр. Эш төркемен Татарстанның ҮСК рәисе Әгъзам Гобәйдуллин җитәкләде. Әгъзам Саматович, комиссия секретаре Надежда Борисова һәм ҮСК аппараты бүлеге мөдире Фәридә Таҗиева сайлау процессы нигезләре, хокуклары һәм участок сайлау комиссияләре эшен оештыру, шул исәптән сайлау участокларындагы хокук...

Татарстанның Үзәк сайлау комиссиясе вәкилләре безнең районның участок сайлау комиссиясе әгъзалары өчен семинар-уку үткәрделәр.



Эш төркемен Татарстанның ҮСК рәисе Әгъзам Гобәйдуллин җитәкләде.


Әгъзам Саматович, комиссия секретаре Надежда Борисова һәм ҮСК аппараты бүлеге мөдире Фәридә Таҗиева сайлау процессы нигезләре, хокуклары һәм участок сайлау комиссияләре эшен оештыру, шул исәптән сайлау участокларындагы хокук бозуларга бәйле хәлләр, ҮСКнең сайлаучыларга хәбәрдарлыгы һәм сайлау алды агитациясе кагыйдәләрен үтәүне контрольләүне гамәлгә ашыру эше турында сөйләделәр. Семинар эшендә район башлыгы Камил Гилманов, авыл җирлекләре башлыклары катнашты.


2015 елның 13 сентябрендә Татарстанда республика Президентын һәм җирле үзидарә депутатларын сайлаулар үтәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев