Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Тәрбиягә бала алган аналар – “түгәрәк өстәл“ артында

"Гаилә китапханәсе"нең уңайлы залында тәрбиягә бала алган 16 ана җыелды. Йортта тәрбиягә алган балалар булганда, аларны карау һәм тәрбияләүгә бәйле бик күп катлаулы мәсьәләләр килеп туарга мөмкин. Монда инде тәҗрибәле әниләрнең киңәшләре ярдәмгә килә ала. Клубның беренче утырышында ук әниләр кирәкле һәм файдалы яңалыклар белделәр. Ләкин аңа кадәр әниләр үзәк...

"Гаилә китапханәсе"нең уңайлы залында тәрбиягә бала алган 16 ана җыелды.

Йортта тәрбиягә алган балалар булганда, аларны карау һәм тәрбияләүгә бәйле бик күп катлаулы мәсьәләләр килеп туарга мөмкин. Монда инде тәҗрибәле әниләрнең киңәшләре ярдәмгә килә ала. Клубның беренче утырышында ук әниләр кирәкле һәм файдалы яңалыклар белделәр.

Ләкин аңа кадәр әниләр үзәк китапханә игътибарын үзләренә җәлеп иттеләр. Кызыклы викторина аларга ял итәргә һәм көнкүреш проблемаларын онытырга мөмкинлек бирде.

Төп очрашу "түгәрәк өстәл" артында узды.

- Кыен хәлләр килеп туганда белгечләргә мөрәҗәгать итәргә кирәк, - дип белдерде тәрбиягә бала алган әти-әниләр клубы җитәкчесе Татьяна Максимова. - Чарасыз хәлләр булмый дип ышанам. Бары тик кул кушырып утырырга гына кирәкми. Дәвалау, тернәкләндерү буенча яхшы психологлар һәм табибләр бар. Татьяна тәрбиягә алган балаларны тәрбияләүдә ярдәм итүче белгечләр турындагы мәгълүмат белән дә бүлеште, аларга төрле мәсьәләләр буенча мөрәҗәгать итеп була һәм кирәк чакта алар киңәшен дә бирә, ярдәм дә күрсәтә.

Клуб җитәкчесе шулай ук тәрбиягә бала алган ата-аналарның хокуклары турында да бәян итте. Очрашу яхшы мохиттә үтте. Һәр әни сөйләгәннәрне барысы да кызыксынып тыңладылар.

Алена Мортазина гаиләдә тәрбиягә бала алу фикеренең ничек барлыкка килүе турында сөйләде. Ул шулай ук кызы белән бергә әче камырдан ясалган әйберләрне дә күрсәтте. Галина Липатова башта шәһәрдә яшәве, яхшы эштә эшләве турында сөйләде, хәзер исә ул авылда яши һәм күп балалы әни. Ире Николай белән алар зур хуҗалык алып баралар һәм үзләрен бик бәхетле хис итәләр. Ирина Крайнова кызы белән бергә витраж бизәк техникасы буенча ясалган эшне тәкъдим итте. Очрашуда катнашучылар сәләтле балаларның эшләренә бәя бирделәр. "Түгәрәк өстәл" артында очршау кызыклы килеп чыкты һәм игелеклелек, ихласлылык хисләре белән тулды.

Шундый очрашуларны кварталга бер тапкыр үткәрергә карар кылдылар. Чираттагы очрашу март аенда булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев