Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Толстой урамында тротуар булачак

Районның муниципаль юл фонды хисабына Толстой урамында тротуар төзелеше башланды

Монда көн саен зур машина агымы уза, чөнки юлның район гына түгел, төбәк статусы да бар. Өстәвенә, бу урамда балалар бакчасы урнашкан, укучылар мәктәпкә йөри, кешеләр якынтирәдәге кибетләргә бара.

– 450 метр озынлыктагы тротуар Толстой урамы буйлап, Муса Җәлил урамы тыкрыгыннан алып Октябрь урамы чатына кадәр төзекләндереләчәк, – дип шәрехләде район башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Илдар Ислямов.

Нәкъ менә янгын сүндерү часте янындагы күпер урнашкан юл участогы район җитәкчелегендә юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү планында борчу тудырды. Тротуарны су үткәрү торбасы өстеннән елга аша, янгын сүндерү часте ягыннан үткәрергә карар кылынды.

Төзелешне “Татавтодор” АҖнең Аксубай филиалы алып бара.

Хәзерге вакытта тротуар салу өчен җир өслеген киңәйтү эшләре башланган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев