Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Төлке һөҗүме

Аксубайның төньяк-көнчыгыш өлеше халкына төлке зыян сала. - Коточкыч, гаиләбез белән эштә булганда, бөтен үрдәкләремне, кошларымны бер көн эчендә ташып бетергән, бер ай үстердек бит, - дип күз яшьләре аша сөйләде Полоруссов-Шелеби урамында яшәүче апа. Чыршылар янындагы бөтен тирә-юнь дүрт аяклы "вампир"дан зыян күрә. - Шундый эсседә кош-кортларны ябык сарайларда...

Аксубайның төньяк-көнчыгыш өлеше халкына төлке зыян сала.



- Коточкыч, гаиләбез белән эштә булганда, бөтен үрдәкләремне, кошларымны бер көн эчендә ташып бетергән, бер ай үстердек бит, - дип күз яшьләре аша сөйләде Полоруссов-Шелеби урамында яшәүче апа.


Чыршылар янындагы бөтен тирә-юнь дүрт аяклы "вампир"дан зыян күрә.


- Шундый эсседә кош-кортларны ябык сарайларда асрарга мәҗбүрбез, - дип кайгыра Елена.


- Кичә тәрәзә аша күршеләрнең үрдәк бәбкәләрен ташыган.


- Йөзләгән кош-корт югала, соңрак үләннәр арасыннан буып ташланган гәүдәләрен табып алабыз, мөгаен, балалары барлыкка килгәндер, ул шуларга азык ташыйдыр, - дигән нәтиҗә ясыйлар зыян күрүчеләр.


Белгеч фикере


Төлке кошларны ашар өчен ташымый, ул үз балаларын ауга өйрәтә, - диде районның баш аучысы Михаил Сулейманкин. - Миңа Киса кешесе дә шундый ук мәсьәлә белән мөрәҗәгать иткән иде. Без ул вакытта бер атна төлкене күзәттек, тик җәнлек башка күренмәде. Шуннан соң күзәтүне туктаттык. Аның оясы кайдадыр Киса белән Аксубай арасында булырга тиеш.


Соңгы елларда төлке ешрак кырларда, агачлыкларда, чокырларда йөри, аны урман ызанында, юл буйларында, авылдагы абзар артларында очратырга була. Июль-август айларында яшь төлке балалары азык җиңел табыла торган ау осталыклары таләп ителмәгән урыннарга өстенлек бирә.


- Торак пунктлардан 100 метр ераклыкта гына ату рөхсәт ителә. Тозаклар куябыз, кырларны күзәтәбез, - дип белдерде аучы.

Фото http://bytrina11.ru/wp-content/uploads/2014/02/Lisa-i-gusak01ust.jpg сайтыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев