Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Теркәлергә генә кирәк

Канунсыз нигездә эшмәкәрлек эше алып барган физик затларга штраф яный. Районда моңа охшаш очракларны ачыклау өчен салым хезмәте, прокуратура, МВД, мәшгульлек үзәге, икътисад бүлеге, финанс-бюджет палатасы вәкилләреннән торган комиссия оешкан. -Мисалга, газетага игълан биреп һәм шул рәвешле бераз акча эшләп алу өчен күршегә ремонт белән ярдәм итәргә теләсәгез. Өйдә массаж...

Канунсыз нигездә эшмәкәрлек эше алып барган физик затларга штраф яный.



Районда моңа охшаш очракларны ачыклау өчен салым хезмәте, прокуратура, МВД, мәшгульлек үзәге, икътисад бүлеге, финанс-бюджет палатасы вәкилләреннән торган комиссия оешкан.


-Мисалга, газетага игълан биреп һәм шул рәвешле бераз акча эшләп алу өчен күршегә ремонт белән ярдәм итәргә теләсәгез. Өйдә массаж ясыйсыз яки керфек үстерү белән мавыгасыз, челтәрләрдә товар сатасыз яки «такси хезмәте күрсәтү» белән шөгыльләнәсез икән. Әгәр дә сезнең эшчәнлек бары тик табыш алуга гына юнәлдерелгән һәм агымга куелган икән, мондый очракта сез канун нигезндә теркәлмәгән эшмәкәр булуыгызны аңларга тиеш, - дип аңлата баш салым инспекторы Денис Миронкин. - Әлбәттә инде, сезнең «шөгыль» даими булмаган акча алуга гына корылган икән, салым инспекциясе сезнең белән кызыксынмаячак, ә инде эш агымга куелса, монда инде комиссия тикшерүеннән качып котылып булмаячак.


Канунлы нигездә эшмәкәр булыр өчен паспорт һәм ИНН белән салым инспекциясенә килеп, 800 сум күләмендә дәүләт пошлинасы түләү турында квитанция тәкъдим итү һәм теркәлү шарт. Ә теркәлмәгән бизнес җитди хокук бозу булып санала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев