Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

Темп арта

ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының 25 июльгә биргән оператив мәгълүматларына караганда республикада 203, 5 мең гектардан бөртекле культуралар җыеп алынган, 656 мең тонна ашлык суктырылган. Уртача уңыш гектарыннан 32,2 центнер тәшкил итә. Район кырларында урып-җыю эшләре темпы арта. Бүгенге көнгә 32800 гектардан артык мәйданның җиде мең гектарга якыны чаптырылган....

ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының 25 июльгә биргән оператив мәгълүматларына караганда республикада 203, 5 мең гектардан бөртекле культуралар җыеп алынган, 656 мең тонна ашлык суктырылган.

Уртача уңыш гектарыннан 32,2 центнер тәшкил итә. Район кырларында урып-җыю эшләре темпы арта. Бүгенге көнгә 32800 гектардан артык мәйданның җиде мең гектарга якыны чаптырылган. Шул исәптән җиде йөз мең ярымнан артык гектардан - көзге арыш, алты мең гектардан артык мәйданнан - көзге бодай, 150 гектардан арпа җыеп алынган. 23 мең тоннадан артык иген суктырылган. Шул исәптән 2,5 мең тоннадан артыгы - көзге арыш, 20 мең тоннадан артыгы - көзге бодай, 600 тоннага якыны арпа. Хуҗалыклар арасында "Аксу Агро" агрофирмасы алдынгылыкны тота. Әлеге авыл хуҗалыгы предприятиесе гектарыннан уртача 40 центнер уңыш белән 7,5 мең тоннадан артык бөртек суктырган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев