Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Тавыш бирүчеләр саны буенча Аксубай районы алдынгылыкны тота: сәгать 12 гә сайлаучыларның 73,6 проценты тавыш биргән

Сәгать 12гә Татарстанда сайлаучыларның 37,97 проценты тавыш бирде. Бу санны Мәгьлүматлар үзәгендә «2015 елның 13 сентябре - Татарстан Республикасында бердәм тавыш бирү көне» брифингы барышында хәбәр иттеләр. Аксубай муниципаль районының территориаль сайлау комиссиясе рәисе Галина Маланчева сүзләренә караганда, төшке 12 сәгатькә Аксубай районында 16920 сайлаучы үз тавышларын биргән, бу барлык...

Сәгать 12гә Татарстанда сайлаучыларның 37,97 проценты тавыш бирде. Бу санны Мәгьлүматлар үзәгендә «2015 елның 13 сентябре - Татарстан Республикасында бердәм тавыш бирү көне» брифингы барышында хәбәр иттеләр.


Аксубай муниципаль районының территориаль сайлау комиссиясе рәисе Галина Маланчева сүзләренә караганда, төшке 12 сәгатькә Аксубай районында 16920 сайлаучы үз тавышларын биргән, бу барлык сайлаучылар саныннан чыгып исәпләгәндә 73,6 процент тәшкил итә.

-Безнең район кешеләре актив тавыш бирделәр. Алты сайлау участогында тавыш бирүләр электрон алымда гамәлгә ашырыла. Иске Ильдеряк, Яңа Ильдеряк, Тарханка, Түбән Татар Майнасы, Кызыл Тау, Чуаш Енорускиносы сайлау округларында Президентлыкка кандидатлар өчен тавыш бирүләр электрон төрдә үтә, - дип аңлатма бирде Галина Маланчева. - Ә муниципаль берәмлекләрнең вәкаләтле органнарына депутатлыкка кандидатларны сайлап тавыш бирүләр гадәттәгечә алып барыла.

Территориаль сайлау комиссиясе мәгълүматларына караганда, тавыш бирүчеләрнең иң зур проценты Аксубайда, Иске Татар Адәмсуы, Яңа Кармәт авыл җирлекләренә, Яңа Ильдеряк, Иске Ильдеряк, Карасу сайлау округларына туры килә.

Сүз уңаеннан, иртәнге сәгать 10 га сайлаучыларның тавыш бирү участокларына килүе буенча Татарстанда Кайбыч районы (54,4 процент) - беренче, Аксубай районы (51,1 процент) икенче урында булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев