Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Татарстанда иң яхшылар рәтендә

Районның тугыз меңгә якын кешесе Пенсия фонды идарәсе карамагында тора. Идарәнең һәр хезмәткәренә ( ә алар 24 әү) 367 шәр кеше туры килә. Һәр көнне 30-35 кеше клиентларга хезмәт күрсәтү бүлегенә мөрәҗәгать итә. Ике белгеч-эксперт Елена Захаркина (рәсемдә) һәм Вероника Тихонова гражданнарны кабул итәләр һәм аларның мөрәҗәгатьләрен эшкәртәләр. 2007 елдан...

Районның тугыз меңгә якын кешесе Пенсия фонды идарәсе карамагында тора.



Идарәнең һәр хезмәткәренә ( ә алар 24 әү) 367 шәр кеше туры килә. Һәр көнне 30-35 кеше клиентларга хезмәт күрсәтү бүлегенә мөрәҗәгать итә. Ике белгеч-эксперт Елена Захаркина (рәсемдә) һәм Вероника Тихонова гражданнарны кабул итәләр һәм аларның мөрәҗәгатьләрен эшкәртәләр.


2007 елдан ана капиталы алуга 1546 сертификат бирелгән, шуларның 896 сы тулы күләмдә кулланылган. Быел май аенннан ана капиталының 20 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган түләүләр бирелә башлады. Моңа бәйле 143 гариза бирелгән һәм эшкәртелгән инде.


Пенсияләрне, социаль түләүләрне вакытында бирү, белешмәләр бирү, иминият кертемнәрен администрацияләү функцияләре идарәгә йөкләнгән.
-Әйтергә кирәк, узган биш ай нәтиҗәләре буенча Аксубай идарәсе иминият кертемнәрен җыю буенча якынча күрсәткечләрне тулысынча үтәде, - дип билгеләп узды идарә җитәкчесе Владимир Тимофеев. - Безнең идарә - Татарстан буенча иң яхшылар рәтендә. -Тәҗрибәле кадрлар эше аркасында, Пенсия идарәсе эше җайга салынган, - дип дәвам итте ул. -Бездә кадрлар агымы күзәтелми. Бүлек башлыклары Миңлегөл Галиева, Светлана Яковлева, Анна Баталина - югары квалификацияле белгечләр, алар бүлекләр эшен максатчан алып баралар. Урынбасар Николай Кистеневны Пенсия фондының энциклопедиясе дияргә була, ул үзенең турыдан-туры вазыйфасыннан тыш, җәмәгать эшен дә алып бара.


Пенсия фонды идарәсе ярдәме белән ике төркем пенсионерлар көзен һәм язын компьютер осталыгына өйрәнделәр. Пенсионерлар берләшмәсе районда төрле чаралар үткәрә, республика ярышларында, пенсионерларның җәйге һәм кышкы Спартакиадасында актив катнаша.


- Пенсия фонды замана белән бергә атлап, "Иминиятләшкән кешенең шәхси электрон кабинеты"н булдырды, - дип сөйли Владимир Егорович. - "Кабинет" ярдәмендә пенсия, ана капиталы күләме, шәхси исәп торышы турында мәгълүмат алырга, пенсия билгеләү, китереп бирү турында гариза язарга була. Бүгенге көндә ике йөздән артык аксубайлы электрон тәртиптә шәхси кабинетта теркәлгән. Үткән социаль хезмәтләр көне уңаеннан хезмәткәрләргә дә ныклы сәламәтлек, гаилә иминлеге, эшләрендә уңышлар телим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев